Кукмарада “Игътибар – балалар” акциясе үткәрелә
Көн темасы

Кукмарада “Игътибар – балалар” акциясе үткәрелә

Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Кукмарада “Игътибар - балалар!” акциясе үткәрелә. 

Агымдагы елның 7 аенда республикада балалар катнашында 329 юл фаҗигасе булган, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 339 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Билгеле булганча, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре аеруча август-сентябрь аенда арта. Шуңа күрә акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында булып, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, профилактик чаралар уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләрне контрольгә алалар.


Нет комментариев