Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада гомер кичерүче 90 яшьлек Нурфига Хөсәенова: «Мин бик бәхетле әби»

Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Кукмарада яшәүче Хөсәенова Нурфига Шәйдулла кызы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, районның «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, район социаль яклау бүлеге консультанты Әлфия Петрова, Кукмара тегү фабрикасының профсоюз комитеты рәисе Раилә Якуповалар котлады. 

Кукмарада гомер кичерүче 90 яшьлек Нурфига Хөсәенова: «Мин бик бәхетле әби» 

Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды. 
Нурфига апага тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килсә дә, ник бер зарлану сүзе әйтсен!

Кукмарада гомер кичерүче 90 яшьлек Нурфига Хөсәенова: «Мин бик бәхетле әби» 

«Иң элек тимер юлда, аннары 3-4 ел Нократ Аланы шәһәрендәге заводта, 26 ел Кукмара тегү фабрикасында хезмәт куйдым. Соңыннан пишмаш оешмасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Бүгенге тормышымнан бик канәгать. Мин бик бәхетле», — ди ул. 

Кукмарада гомер кичерүче 90 яшьлек Нурфига Хөсәенова: «Мин бик бәхетле әби» 

Юбиляр — ике бала әнисе. Ул бүгенге көндә кызы Альбина ханым гаиләсендә яши. Аның «әби» дип өзелеп торучы биш оныгы бар.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев