Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Быел слетта иң яхшылар исеменә Татарстан районнарыннан 31 команда көрәшә, шулай ук биредә Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша.

Лубян урман-техник көллияте базасында «Урманны бергә саклыйк» Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VIII слетын ачу тантанасы узды.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Быел слетта иң яхшылар исеменә Татарстан районнарыннан 31 команда көрәшә, шулай ук биредә Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Слет өч көн дәвам итә. Беренче көнне кунаклар өчен экскурсия үткәрелгән, алар Лубян урман-техник көллиятенең уку аудиторияләрен, китапханәсен, музей һәм башка биналарны караганнар, биредә укытыла торган белгечлекләр һәм дисциплиналар белән танышканнар. 

Моннан тыш, авыр туплар белән йөгерү, шина салу, яралыны күчерү һәм башка этаплардан торган спорт эстафетасы, шулай ук музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылган.

Слет ачылышында яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче  урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюков, Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаяновалар сәламләде.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

«Мәктәп урманчылыклары слеты быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр слет 2010 елда оештырылган иде. Шуннан соң берара ул тукталып та торды. 2018 елда без әлеге традицияне торгызырга уйладык. Бүгенге көдә ул төбәкара статус алды. Чөнки биредә Татарстан мәктәп урманчылыкларыннан гына түгел, Марий Эл, Чувашия һәм Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр бар. Гомумән, бу — бик кирәкле чара. Чөнки ул балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә, киләчәк буын урманчыларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аеруча 8-9 сыйныф укучыларына акцент ясыйбыз, алар төп белем алганнан соң, укуларын биредә дәвам итә алалар. Слет бик яхшы оештырылган, монда балаларның иминлеге дә кайгыртыла, кызыклы программа төзелгән, җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган», — дип сөйләде Илгизәр Зарипов.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Ел саен республикада мәктәп урманчылыклары арта. Министр урынбасарының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 177 мәктәп урманчылыгы исәпләнә. 

«Слетта беренче тапкыр гына катнашуым түгел, балаларның уңай үсеш динамикасын күзәтеп барам. Татарстан мәктәп урманчылыкларының күплеге буенча алдынгы урынны алып тора. Идел буе округында аларның саны 503не тәшкил итә, ә аларда катнашучыларның саны — якынча 9 мең. Бу мөһим чарада балаларның киләчәгенә нигез салына, алар аралашалар, фикер алышалар», — дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Слетны ачу тантанасыннан соң кунаклар мәктәп урманчылыклары әзерләгән күргәзмә белән танышты. Ә укучылар «Яшь урманчылар» конкурсында көч сынашты.

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Катнашучылар эссе яздылар, туфрак төрен, яфраклары буенча үсемлекне, орлыкларына карап куакны, агач токымын ачыкладылар, аның диаметрын, биеклеген, яшен күз үлчәме һәм инструментлар кулланып билгеләделәр, үсентеләр утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турында белемнәрен күрсәттеләр, беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү буенча ярыштылар.

Эльмира Лотфуллина, Арча урман хуҗалыгы мәктәбенең директор киңәшчесе:

Бүгенге чарага Бөек Ватан сугышын, махсус хәрби операциягә кагылышлы күргәзмә алып килдек. Безнең мәктәп солдатларга ярдәм итү буенча зур эш алып бара, даими рәвештә посылкалар җибәрә. Анда балалар белән бергә ясаган мунчала, нарат, чыршы күркәсеннән эшләнгән шәмнәр, киптергән дару үләннәре, чәйләр, җиләкләр салабыз. Солдатларның кәефен күтәрү өчен җылы сүзләр язабыз. 

Сергей Кизилов, Александр Симонов, Томск өлкәсе:

Безнең мәктәп урманчылыгына кушылганыбызга әле яңа гына, әмма ул үзе күптәннән эшли. Биредә бик ерактан, егерме сәгать килдек. Лубянда бик ошады, табигать матур, шуңа күрә бөтен арыганлыклар онытылды. Ярышлардагы күп биремнәрне беләбез, әмма шактый әзерләнергә, өйрәнергә дә туры килде. Мондый чаралар бик кирәк, чөнки ул урманны сакларга өйрәтә. Без үзебез дә урманнарда чисталыкны сакларга тырышабыз, чүпләрне җыябыз.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев