Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара районы җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләштек

«Зур шәһәр — зур мөмкинлекләр урыны ул», — дияргә ярата яшьләрнең күбесе. Әмма тырыш, булдыклы, хезмәттән курыкмаган, үз алдына максат куеп, шуңа омтылганнарга хәзер калада гына түгел, район үзәге һәм авыл җирлекләрендә дә мөмкинлекләр зур.

Кукмарабызда ял итү урыннары шактый. «Җиңү», «Яшьлек», «Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял парк»ларында, «ТАССРга — 100 ел», «Ленин бакчасы» скверлары, Комсомол мәйданында кеше өзелми. «Бертуган Комаровлар» ишегалды, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буйлары да бик матур, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары бар, кафелар да эшли. Теләгән кеше «Бакыр тавы»на, роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча ясалган трассага, кинотеатрга бара, район Мәдәният йортында узган мәдәни чараларда, китапханәгә килә ала. Боларның һәммәсе дә — райондашлар өчен.

«Зур шәһәр — зур мөмкинлекләр урыны ул», — дияргә ярата яшьләрнең күбесе. Әмма тырыш, булдыклы, хезмәттән курыкмаган, үз алдына максат куеп, шуңа омтылганнарга хәзер калада гына түгел, район үзәге һәм авыл җирлекләрендә дә мөмкинлекләр зур. 

Кукмараны гына алыйк, оешма-предприятиеләр гөрләп эшли, яңа сәнәгать үзәкләре ачыла, эш урыннары булдырыла, төзелешләр алып барыла, парк-скверлар, юллар ясала, яңа микрорайоннар үсеп чыга. Рәхәтләнеп яшә һәм эшлә генә! 

Районның мәгариф, сәламәтлек һәм авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында белештек. 

Мәгариф 

«Бу уку елында, көллият һәм югары уку йортларын тәмамлап, 16 яшь мөгаллим-мөгаллимә район мәктәпләренә эшкә кайтты. Бер елга кадәр эш стажы булган яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту, ягъни нинди дә булса ремонт-төзекләндерү эшләре алып бару өчен, район башлыгы гранты бирү карала. Бу авыл җирлекләрендә эшкә урнашучыларга — 300 мең, ә хезмәт юлын шәһәрдә башлап җибәрүчеләргә 200 мең сумны тәшкил итә. Төп шарт булып белгечнең өч ел дәвамында әлеге мәгариф учреждениесендә эшләве тора. Узган ел алты укытучы әлеге грантка ия булган иде, быел тагын заявкалар туплыйбыз. Шулай ук район башлыгы Сергей Димитриевның тәкъдиме белән авыл җирлекләренә кайтып урнашучы белгечләргә 1 миллион сумга кадәрге бәядә газ, су, ут кергән, тормыш алып бару өчен шартлар тудырылган йорт сатып алып бирү мөмкинлеге дә карала. Биш ел эшләгәннән соң, әлеге өй укытучының үзенә кала», — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин. 

Җитәкченең сүзләренә караганда, яшь педагогларга «Безнең яңа укытучы» грантында катнашу мөмкинлеге дә бирелә. 

«Бәйгедә катнашу өчен белгечнең эш тәҗрибәсе өч елга кадәр булырга тиеш. Җиңү яулаганнарга беренче өч елда педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум акча өстәлә. Узган уку елында рес­публика күләмендә 200ләп яшь педагог катнашкан булса, җиңүчеләрнең 11е безнең районнан иде. Мәгариф системасында карьера үсеше дә юк түгел. Әгәр яшь белгеч өч ел дәвамында үзен яхшы яктан күрсәтә, конкурс-бәйгеләрдә катнаша, җиңү яулый, балалар белән җиң сызганып эшли икән, андыйлар, әлбәттә, бер урында гына тормый. Гади укытучыдан мәктәп директорының тәрбия, укыту эшләре буенча урынбасары, алга таба директор вазыйфасына билгеләнүчеләр дә бар. Шулай ук алдынгы карашлы, тирән белемле педагогларга район мәгариф идарәсендә дә эш табылып тора. Тәрбиячедән методист, бакча мөдире дәрәҗәсенә күтәрелүчеләр дә юк түгел», — ди ул. 

Сәламәтлек саклау

Район үзәк дәваханәсендә бүгенге көндә 667 кеше эшли. Шуларның 91е — табиблар. 

Дәваханәнең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин сүзләре буенча, 31 райондашыбыз — Казан, ә 5се Ижевск медицина университетларында максатчан укыту программасы буенча белем ала. 

«Узган ел биш яшь белгеч: табиб-уролог, ультратавыш диагностикасы (УЗИ) табибы, балалар теш табибы, ике участок терапевты район дәваханәсенә эшкә кайтты. Республикада „Земство табибы“, „Земство фельдшеры“ программалары тормышка ашырыла. Әлеге программалар буенча медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган акча күләме — табибларга 1 миллион сумнан 1,5 миллион сумга кадәр, ә фельдшерларга — 500 мең сумнан 750 мең сумга кадәр. Шулай ук табибларга торак алу өчен Татарстан Хөкүмәте гранты да бирелә. Районда ике яшь табиб „Земство табибы“ программасы буенча ярдәм алды. Шулай ук медицина хезмәткәрләре „80гә 20“ дәүләт программасында да катнаша ала», — ди ул.

Баш табиб район үзәк дәваханәсенә эшкә кайткан табибларга Татарстан Респуб­ликасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә — бер тапкыр 21 мең 534 сум, район үзәк дәваханәсеннән 25 мең сум акча түләнүен дә билгеләп узды. Шулай ук алар өч ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәмә дә ала, квартал саен премияләр дә бирелә икән. 

«Киләсе елга дәваханәгә анестезиолог-реаниматолог, невролог, эндокринолог табиблары кайтырга тиеш. Шулай ук отоларинголог табибы, участок педиатрларын да көтәбез. Гомумән, тар профильле белгечләргә сорау һәрчак зур. Медицина юнәлешендә белем алучы кызлар һәм егетләрне үзебездә күрергә шат булачакбыз», — ди баш табиб Вадим Рәхмәтуллин.

Авыл хуҗалыгы

Соңгы биш ел эчендә районга, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларын тәмамлап, 22 яшь белгеч эшкә кайткан. Алар арасында ясалма орлыкландыручы, агроном, хисапчы, ветеринария табибы, инженер-механик, механик, зоотехник-селекционер һәм башкалар бар. Әлеге белгечләрнең барысы да, максатчан укыту программасы нигезендә белем алып, бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куя. Бу хакта безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сөйләде. 

«Быелның 1 гыйнварыннан республика агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы артты. Хәзер барлык яшь белгечләргә дә бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум урынына 750 мең сум акча түләнә. Төп шарт булып белгечнең авыл хуҗалыгында өч ел эшләве тора. Яшь белгеч үзен уңай яктан күрсәтә, аның алга таба авыл хуҗалыгында хезмәт кую теләге бар икән, әлбәттә, җитәкчелек күреп ала. Бу исә — карьера үсеше дигән сүз. Бүгенге көндә агросәнәгать предприятиеләрендә җитәкче булып эшләүчеләр дә укып бетереп диплом алуга ук рәис вазыйфасына билгеләнмәгән бит. Максатчан һәм әлеге өлкәне үз итүчеләр еллар узган саен тәҗрибә туплый һәм югарыга таба күтәрелә. Әмма моның өчен мәктәп елларыннан ук тырышырга кирәк. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсенә мәгълүмати технологияне яхшы белүчеләр, куәтле техникаларда эшләү өчен механизаторлар, заманча карашлы белгечләр кирәк», — ди ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илһам Ганиев сүзләре буенча, мәктәпләрдә агросыйныфлар ачу планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы предприятиесе белем йортында аерым сыйныф бүлмәсен тиешенчә җиһазландыра, укыту, гамәли дәресләр өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итә. 

«Агросыйныфта белем алучыларның ике-өче булса да авыл хуҗалыгы юнәлешен сайласа, бу безнең өчен бик яхшы. Укучылар белән очрашканда, гадәттә, югары эш хакы турында сөйләгәч, балаларның күзләре очкынланып яна, кызыксынып сораулар да бирәләр. Төп максатларның берсе — балаларга, студентларга авыл хуҗалыгы өлкәсен тирес өеме дип түгел, ә бизнес, акча эшләү тармагы дип аңлату», — ди Илһам Райнур улы. 

Районда яшьләрнең туган якта яшәргә калу карарына нинди шартлар йогынты ясый?

Газетаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә әнә шундый сораштыру уздырган идек. 151 кеше катнашып, үз тавышын бирде. 

Җавапларга күз салыйк:

  • Арзанлы торак — 81 кеше.
  • Карьера үсеше — 79 кеше.
  • Гаилә белән ял итү урыннары — 32 кеше.
  • Грант ярдәме — 25 кеше.
  • Уку йортлары — 21 кеше.
  • Ташламалы кредитлау — 16 кеше.
  • Яшь гаиләләр өчен коммуналь хезмәтләргә субсидияләр — 15 кеше.

Алинә Нургаянова:

Кукмара районы җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләштек

Мин — Арпаяз авылы кызы. Бүгенге көндә Россия Дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында өченче курста белем алам. Укыган вакытта ике тапкыр Кукмара район судында практика үтәргә туры килде. Миңа андагы мохит, эш процессы бик ошады. Диплом алгач, киләчәктә үз тормышымны юридик өлкә белән бәйләргә телим. 
Дөресен әйткәндә, Казанда эшкә урнашу мөмкинлекләре бик зур, әмма минем, туган ягыма кайтып, шунда хезмәт итәсем килә. Чөнки Кукмарамны бик яратам. Кыш көне буш вакытларда, ялларда дуслар, туганнар белән бергә тау чаңгысы базасына барабыз, чаңгы, сноубордта шуабыз. Нинди ел фасылы булуга карамастан, Нурминкә елгасы яр буенда йөрү дә бик ошый. 

Илназ Нәҗипов:

Кукмара районы җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләштек

Мин — авыл малае. Шунда тудым, шунда үстем, хәзерге тормышым һәм киләчәгем дә, шатлык-борчуларым да туган җирем белән бәйләнгән. Бүгенге көндә Зур Сәрдек гимназиясенең 10 сыйныфында белем алам. Тиздән без мөстәкыйль тормышка аяк басарбыз. Алга таба укуымны цифрлы технологияләр юнәлешендә дәвам итәргә уйлыйм. Татар телендә төрле программалар эшләү теләгем дә бар. Киләчәктә тиешле белем алып, туган ягымда лаеклы хезмәт итсәм, туган җирем алдындагы бурычымны тулысынча үтәрмен дип ышанам.

фото: шәхси архивтан; Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев