Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев төзелеш мәйданчыкларында булып кайтты
Районыбызда федераль һәм республика программалары буенча шактый гына төзелеш, төзекләндерү эшләре алып барыла.
Район башлыгы Сергей Димитриев бүген төзелеш мәйданчыкларында алып барылучы эшләрнең барышы белән танышты.
Кукмара өченче урта мәктәбе территориясендә белем йорты белән янәшә яңа бина салынды. Тиздән ул үзенең ишекләрен ачып, Белем бәйрәме көнне укучыларны кабул итәчәк.
Бинада иркен һәм якты, заманча сыйныф бүлмәләре, туган тел, инглиз теле, психолог, логопед, өстәмә белем бирү, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен уен кабинетлары, китапханә, спорт залы, актлар залы, ашханә, махсус ял итү зоналары һәм башкалар бар. Яңа мәктәпнең һәр почмагы, һәр бүлмәсе иң яхшы дизайн проектлары белән эшләнелеп, җиһазландырылган.
Шәһәрнең «Миләшкәй» балалар бакчасында быел капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. 1982 елда салынган бакчага ремонт «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү» республика программасы буенча алып барылды.
Бинада җылылык, су системасы, канализация, электр чыбыклары, барлык ишекләр алыштырылган, идән, түшәм, диварлар өр-яңадан эшләнгән. Шулай ук проект планы буенча бакча территориясе дә төзекләндерелгән, уен мәйданчыклары ясалган.
Район үзәк дәваханәсенең кардиология һәм терапия бүлекләрендә төзекләндерү дәвам итә.
Капиталь ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча үткәрелә. Төзүчеләр демонтаж һәм монтаж эшләре башкара, стеналар тигезләнә, идән-түшәмнәр яңартыла, барлык коммуникацияләр алыштырыла. Ремонттан соң пациентлар заманча һәм уңайлы палаталарда дәвалана, сәламәтлекләрен ныгыта алачак.
Пычак урта мәктәбендә капиталь ремонтка февраль аенда керешкән булганнар. Төзекләндерү ахырына якынлашып килә.
Ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 1600 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә төзүчеләр кулы кагылмаган бер генә сантиметр урын да калмаган. Ишек-тәрәзә, идән-түшәм, дивар, электр челтәре, коммуникацияләр — һәммәсе алышынган. Су, канализация системалары да яңартылган. Смета проектына территорияне төзекләндерү дә кертелгән.
Район башлыгы Сергей Димитриев төзүчеләргә үзенең күрсәтмәләрен бирде, эшне оешкан төстә дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев