Көн темасы
1 сентябрь - Белем бәйрәме!
968
0
0
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентябрьнең бере җиткәнен. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Көтә-көтә арып беткәнем. Иң беренче булып килим диеп, Өскә матур яңа күлмәк киеп, Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Ашыга-ашыга чыгып киткәнем. Ләкин миннән бик күп алда килеп, Хуш киләсең әйдә-әйдә диеп, Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Укытучы апам көткәнен. Шушы көннән...
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең әйдә-әйдә диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмыйча үзенең бөтен көчен,
Безне сөйде, безгә белем бирде -
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев