Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмара мәктәбендә республикакүләм иҗади эшләр фестивале узды (+фото)

Районыбызда спорт турнирлары белән беррәттән, фәнни, иҗади эшләр бәйгеләре дә еш үтә. Сәләтле укучыларның иҗади эшләнлеген үстерү, фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну уяту һәм тәҗрибә алышу максатыннан, район мәгариф идарәсенең Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге, Казан Федераль университеты, республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә 7-11...

Районыбызда спорт турнирлары белән беррәттән, фәнни, иҗади эшләр бәйгеләре дә еш үтә.

Сәләтле укучыларның иҗади эшләнлеген үстерү, фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну уяту һәм тәҗрибә алышу максатыннан, район мәгариф идарәсенең Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге, Казан Федераль университеты, республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары өчен III ачык республикакүләм иҗади эшләр фестивале үткәрде. Фестивальдә укучылар фәнни-эзләнү, көндәлек тормышта зур әһәмияткә ия булган проектлар белән чыгыш ясады. Фәнни эшләр эксперимент, техник иҗат, яисә интерактив проект буларак тәкъдим ителде. Иң яхшы фәнни иҗади эш өчен Гран-при бүләгенә Югары Ослан районының Карахуҗа урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Емелина Юлия лаек булды (җит.- Гужова С.А.).

Сарман районыннан килгән укучылар белән әңгәмә дә алыштык.

-Без әлеге фестивальдә дүртенче ел катнашабыз, ул вакытта әле ул республика статусын алмаган иде. Ул елны мин сертификатка гына ия була алдым. Ахыргы елларда приз алучы исеменә лаек булдым.

-Фестиальнең иң ошаган һәм истә кала торган моментлары нинди?

-Фестиваль бик күңелле үтә, анда мин монда башка районнардан килгән дусларым белән күрешәм.

Фестиваль кысаларында үткән бәйгеләрнең нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:

"Минем ачыш" бәйгесенең "Рус филологиясе" юнәлеше: 1 урын - Кукмара районының А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 10нчы сыйныф укучысы Яппарова Ләйлә (җит.- Сергеева Т.Л.).

"Җәмгыять һәм икътисад" юнәлеше: 1 урын - Кукмара районы "Кукмара аграр көллияте"нең 2 курс студенты Нәҗмиев Өмет (җит.- Шакиров Р.Н.). "Химия һәм биология" юнәлеше: 1 урын - Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Галиева Язилә (җит.-Гилмуллина Р.Н.).

"Физика" юнәлеше: 1 урын - Казан шәһәре 8 нче гимназия укучылары Габдуллин И.Ф., Коваленко А.А., Нидиятов И.М. (җит.- Федоров И.И., Мироненко Т.О.).

"Техник иҗат" юнәлеше: 1 урын - Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Биккинин Илнар (җит.- Хайруллин Р.А.).

"Математика һәм информатика" юнәлеше: 1 урын - Сарман районы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гиззатуллин (җит.- Закирова Н.И.).

"Татар филологиясе" юнәлеше: 1 урын - Казан шәһәре 8 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Габдуллин Илназ (җит.- Хасанова А.М.).

"Инглиз филологиясе" юнәлеше: 1 урын - Саба районы Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Горшков Андрей (җит.- Гафарова Р.Р.).

"Идеяләр ярминкәсе" презентацияләр бәйгесенең "Сәламәт яшәү рәвеше" юнәлеше: 1 урын - Югары Ослан районы Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мукаева Ангелина (җит.-Елхина Л.С.).

"Экология һәм әйләнә-тирәне саклау" юнәлеше: 1 урын - Югары Ослан районы Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Емелина Юлия (җит.-Гужова С.А.).

"Мәдәни мирас" юнәлеше: 1 урын - Кукмара районының Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенең 10 нчы сыйныф укучысы Марсутдинова Ләйсән (җит.- Пикуш Н.И.).

"Хайваннар дөньясында" юнәлеше: 1 урын - Югары Ослан районы Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фахрутдинова Ильнара (җит.-Шарипова Н.И.).

"Экологик осталык" бәйгесенең "Экошәһәр. Экомәктәп" юнәлеше: 1 урын - Буа шәһәре № 2 лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Майорова Анастасия (җит.-Вишнякова З.М.).

"Экологик иҗат. Кулдан эшлибез" юнәлеше: 1 урын - Кама Тамагы районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вазыхова Гөлчәчәк, 11 нче сыйныф укучысы Вазыхова Гүзәл (җит.-Мингалиева А.Ф., Вазыхова Р.Х.). Калган барлык катнашучылар сертификат белән бүләкләнде.

Әлеге фестиваль укучыларга үзләрен күп кенә юнәлешләр буенча ачарга ярдәм итә, шуңа күрә без, оештыручылар, һәр укучының эзләнү эшенә гадел караш булдырырга тырышабыз. Фәнни-эзләнү эше иҗат белән тыгыз бәйләнештә булганда гына аның тормыш- көнкүрештә перспективасы да зур буладыр, мөгаен. Укучыларга алга таба зур уңышлар һәм яңа ачышлар теләп калабыз.

Йолдыз ГЫЙМАДИЕВА, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk