Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым: Түбән Үрәс авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылган?

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең сум өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, җирлеккә кайта.

Районыбыз авыл җирлекләрендә быел үзара салым акчасы нинди максатларда файдаланылды икән? Бу турыда берничә авыл җирлеге башлыгы белән телефон аша сөйләшеп алдык.

Ринат Шәмеев, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы:

- Җирлек халкы референдумда уңай яктан тавыш биргәч, барлыгы 307 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде һәм ул барлыгы 1 миллион 535 мең сумны тәшкил итте.

Әлеге сумманың күп өлеше - 825 мең сумы - юлларны карау өчен тотылды. Халык соравы буенча барлыгы 610 метр юл төзекләндерелде. Танькино авылына - 94 метр, Түбән Үрәснең 8 Март урамына - 100 метр, Үрәсбашның Октябрь урамына - 260 метр, Иске Очаның 1 Май урамындагы 150 метр арага таш түшәлде. Җирлектәге ут баганаларына барлыгы 40 данә электр энергиясен саклый торган лампочкалар куелды. Танькино авылына исә тиешле вакытны көйләп яндыра-сүндерә торган реле урнаштыылачак.

Түбән Үрәс авылындагы зират коймасын да яңарттык: 264 метр арага тимер киртәләр тоттык. Бу барлыгы 250 мең сумга төште. 32 мең 600 сумга су башнясы өчен насос алдык. Узган елдан калган эшне төгәлләдек: Түбән Үрәс авылындагы су башнясы киртәләп алынса, Танькиноның су башнясы өчен будка эшләнелде. Үрәсбаш һәм Түбән Үрәс авылларында 150 мең сумга янгынга каршы гидрантлар урнаштырылды, узган елдан калган акчага Түбән Үрәстә шулай ук су башнясына будка куелды. Үрәсбаш авылында инде һәр җыелыш саен халык тарафыннан күтәрелә торган мәсьәлә хәл ителде - Пионер урамындагы торба су трассасына тоташтырылды. Бу эш барлыгы 158 мең сумга төште. Быел ике эшебез киләсе елга калды. Түбән Үрәстә 85 мең сумга, Иске Очада 50мең сумга чишмә янын төзекләндерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев