Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым: Мәмәшир авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылган?

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең сум өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, җирлеккә кайта.

Районыбыз авыл җирлекләрендә быел үзара салым акчасы нинди максатларда файдаланылды икән? Бу турыда берничә авыл җирлеге башлыгы белән телефон аша сөйләшеп алдык.

Илгиз Әхмәтҗанов, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлеккә Мәмәшир һәм Тәмәй авыллары керә. Быелгы өчен үзара салым акчасын 300 сумнан билгеләгән идек. Барлыгы 180 мең 900 сум акча җыелды. Ул безгә 904 мең 500 сум булып әйләнеп кайтты.

Әлеге сумманың 200 меңе беренчел янгын сүндерү җиһазлары өчен тотылды. Тәмәй авылындагы Ленин урамына, Мәмәширнең Муса Җәлил, Киров, Октябрь урамнарына янгынга каршы гидрантлар куелды. Узган елдан калган 12 мең сум акчага өстәп, 45 мең сумга помпа һәм колонкалар алырга планлаштырабыз. 70 меңгә Тәмәй авылындагы су башнясы койма белән әйләндереп алынды. Мәмәшир авылының Киров урамындагы су башнясына насос, щит, автомат яндыру-сүндерү җайланмасы алынды. 39 500 сум акча җирлектә спортны үстерү өчен китте, ягъни урта мәктәп өчен 4 чаңгы комплекты, 10шар волейбол, футбол туплары, волейбол сеткасы, Мәмәширдәге яңа мәдәният йортына шашка-шахмат, домино, бильярд шарлары, таяклары алдык. 70 мең сумга клуб алдына брусчатка җәелде. 459 мең 342 сум акчага Мәмәширдәге Киров урамының 315 метр өлешенә таш түшәлде. Узган елдан калган акчаны да кушып, ул барлыгы 68 мең 500 сум, Мәмәширдә балалар мәйданчыгын эшләп бетерергә уйлыйбыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев