Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Арбашның су башнясы төбеннән көне-төне юл аркылы су ага

Безнең Югары Арбаш авылында кайчан да булса тәртип булырмы? Югары урамның су башнясы турында язасым килә. Инде күпме еллар шул башня төбеннән көне-төне юл аркылы су агып утыра. Уйласаң, бу бит күпме электр энергиясе, күпме акча ага дигән сүз. Шушы сорау инде ничә еллар күңелемне тырный. Авыл җирлеге башлыгы да...

Безнең Югары Арбаш авылында кайчан да булса тәртип булырмы? Югары урамның су башнясы турында язасым килә. Инде күпме еллар шул башня төбеннән көне-төне юл аркылы су агып утыра. Уйласаң, бу бит күпме электр энергиясе, күпме акча ага дигән сүз. Шушы сорау инде ничә еллар күңелемне тырный. Авыл җирлеге башлыгы да шуннан узып, урап китеп йөри. Шушы башняны рәтләтеп булмыймы икән?

Ясәви Асатов, пенсионер

Әлеге сорауга Өркеш авылы җирлеге башлыгы ИлгизЯрмөхәммәтовтан түбәндәге җавапны алдык.

-Югары Арбаш авылындагы су башнясы проблемасы үземне дә борчый, чөнки шушы урамда яшим. Безнең авыл җирлеге бюджетында башнялар ремонтларга акча каралмаган. Быел инде тупланган акчаларга Түбән Арбаш авылындагы су башнясын ремонтладык. Тора-бара Югары Арбаштагы Югары урамныкын да ремонтларбыз. Җиңелчә ремонт белән генә хәл итеп булмый, капиталь ремонт кирәк.

Редакциядән: Ясәви абый дөрес әйтә, ничә еллар дәвамында җир өстенә агып утырган су өчен күпме акча түгелгәндер. Димәк, су өчен дип авыл халкыннан җыелган суммалар да "агып бара" дигән сүз бу. Бер карасаң, башняны ремонтлап алу өчен күп хезмәт тә кирәк түгелдер. Авыл җирлеге башлыгының җавабыннан күренгәнчә, әле аны тиз генә эшләргә җыенмыйлар. Алда салкын кыш тора, димәк, тагын ничә айлар буе су агуын дәвам итәчәк.

фото: http://ura-inform.com/ru/neformat/2010/04/09/bashnja

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk