Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында авыруларга каршы биологик препаратлар кулланырга кирәк

Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларындагы авыруларга каршы көрәшкәндә биологик препаратлар кулланырга тәкъдим ителә. Саклык чаралары тиешенчә үтәлеп җитмәгән очракта да, бу агуланулардан саклый дигән сүз. Иң мөһиме: нигә белә, күрә торып үз-үзебезне агуларга? Биологик препаратлар табигатьнең үзеннән алына һәм алар кеше өчен бернинди дә зыян салмый, куллану өчен дә...

Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларындагы авыруларга каршы көрәшкәндә биологик препаратлар кулланырга тәкъдим ителә. Саклык чаралары тиешенчә үтәлеп җитмәгән очракта да, бу агуланулардан саклый дигән сүз. Иң мөһиме: нигә белә, күрә торып үз-үзебезне агуларга? Биологик препаратлар табигатьнең үзеннән алына һәм алар кеше өчен бернинди дә зыян салмый, куллану өчен дә бик уңайлы.

Ризоплан, баксис препаратларын бәрәңге үсеш алганнан алып чәчәк атканчыга хәтле кулланырга мөмкин. Мизорен, бацикол исә корткычларга каршы көрәш чарасы булып санала. Шуны да истә тотарга кирәк: бәрәңге авырулары гөмбәчекләр һәм бактерияләр аша таралалар, уңышны җыеп алганнан соң, авыру чыганаклары җирдә кала дигән сүз. Алардан арыну өчен туфракны триходемирин белән көздән яки яз башында эшкәртергә кирәк.

"Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рифкать ГАНИЕВ

фото: http://all-plants.ru/blog

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk