Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Мәскәүдән сертификат, диплом, бронза медаль алып кайтты

Күптән түгел Мәскәү шәһәрендә "Нотариаль эшчәнлекнең актуаль сораулары" дигән темага Бөтенроссия семинары һәм нотариусларның Бөтенроссия спартакиадасы үтте. Мәскәүгә Татарстан һәм Идел буе федераль округы командасы составында ТРның Кукмара нотариаль округы нотариусы Рафил Вәлиев та барды һәм семинар эшчәнлегендә, ярышларда актив катнашты. Татарстан командасы спартакиаданың иҗади конкурс өлешендә татарча милли киемнәрдән...

Күптән түгел Мәскәү шәһәрендә "Нотариаль эшчәнлекнең актуаль сораулары" дигән темага Бөтенроссия семинары һәм нотариусларның Бөтенроссия спартакиадасы үтте. Мәскәүгә Татарстан һәм Идел буе федераль округы командасы составында ТРның Кукмара нотариаль округы нотариусы Рафил Вәлиев та барды һәм семинар эшчәнлегендә, ярышларда актив катнашты.

Татарстан командасы спартакиаданың иҗади конкурс өлешендә татарча милли киемнәрдән җырлап, биеп бик матур чыгыш ясап һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалары күңелендә уңай тәэсирләр калдырдылар. Татарстанлылар шулай ук спорт ярышларында да үзләренең көчле, бердәм команда икәнлекләрен расладылар. Спортның волейбол төре буенча бәйгедә Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрнең командаларын җиңеп, ә финалда чемпион исемен алган Мәскәү командасына җиңелеп, призлы өченче урынны яуладылар. Команда составында уңышлы чыгыш ясаган Рафил Кавый улы сертификат, диплом, бронза медаль белән бүләкләнде һәм башка призларга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk