Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Фоат Галимуллин Бишкәктә зыялылар форумында булып кайтты (фото)

Якташыбыз язучы Заһид Мәхмүди, аның улы режиссер Фәнис Камал һәм киленнәре продюсер Гүзәл Мәхмүтева мөселман кинофестиваленең кызыл келәменнән узды

Аллаһка шөкер, быел Казанда узган унөченче мөселман кинофестивале дә бик оешкан төстә узды. Башкаларыннан аермалы буларак, быелгы чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Россия һәм Татарстан мөфтиләренең катнашуы да зур дәрәҗә өстәде.
Фестивальдә Кукмара җирлегендә барлыкка килгән, безнең якларда "Ломбард", "Җәза" тасмаларын төшергән "Мәхмүтфильм" студиясе актив катнашты. Бу юлы ул фестиваль кысаларында тамашачыларга башкалабызның "Родина" кинотеатрында Мисырдагы "ATA Animation studio" дип исемләнгән студия белән берлектә эшләнгән "Хәбиб Аллаһ Мөхәммәд. Аның шәҗәрәсе һәм пәйгамбәрлек тарихы" ( продюсеры Гүзәл Мәхмүтева, генераль директоры һәм режиссеры Фәнис Камал) дип аталган илле минутлык мультфильм тәкъдим итте.
Алга таба тасманың калган егерме җиде кисәге дә тамашачыларга барып ирешер дигән өметтә калабыз. Тасманы гарәпчәдән якташыбыз, язучы Заһид Мәхмүди тәрҗемә итте. Төгәлрәк итеп әйтсәк, әлеге әсәр, гарәп дуслар белән килешү нигезендә, "Мәхмүтфильм" тарафыннан безнең җирлеккә яраштырылып үзгәртелде һәм тәрҗемә ителде. Алга таба "ATA Animation studio" Заһид Мәхмүдинең "Профессор Мияугөл" дигән фантастик әсәре буенча мультфильм төшерәчәк дигән өметләр бар. Бу хакта ике студия арасында җитди сөйләшүләр бара.
Тулаем алганда, "Мәхмүтфильм" Мисыр студиясенең күпчелек проектларында катнашачак дип ышанып әйтергә була.
"Мәхмүтфильм" татар кино сәнгатенә көтмәгәндә килеп керде. Һәм аның турында Россиякүләм мәгълүм кино тәнкыйтьчеләре дә мактау сүзләре генә әйтә. Быелгы чарада катнашкан Мисырдан килгән кунагыбыз, "ATA Animation studio" студиясе вәкиле Мәхмүт Шәһин, "Мәхмүтфильм"ның продюсеры Гүзәл Мәхмүтева, режиссеры Фәнис Камал, язучы Заһид Мәхмүди дәрәҗәле кунаклар, режиссерлар, артистлар гына үтәргә тиешле кызыл келәмнән атлап "Пирамида" күңел ачу үзәгенә уздылар.
Бәйрәмдә Мәскәүдән килгән танылган актерлар да катнашты. Алар - Светлана Светличная, Марат Башаров, Кирилл Плетнев, Владимир Конкин һәм башкалар. Ил күләмендә танылган мондый шәхесләр белән аралашу, фоторәсемгә төшү һәркемнең күңелендә матур тәэссоратлар калдыргандыр, рухи дөньяларын тагын да баеткандыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев