Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташларның исемнәрен мәңгеләштерүдә актив катнашыйк

Хөрмәтле кукмаралылар! Кукмара туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасының "Тарихи истәлек" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы елларына караган хатларны җыя. Өегездә мондый хатлар бар икән, Кукмара музеена китерүегезне сорыйбыз. Теләгән очракта сезнең хатлар сканерланачак һәм кайтарып биреләчәк. Зәй районында туган төбәкне өйрәнүче Людмила Симонова "Беренче Бөтендөнья сугышы геройлары" дигән китапны...

Хөрмәтле кукмаралылар!

Кукмара туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасының "Тарихи истәлек" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы елларына караган хатларны җыя. Өегездә мондый хатлар бар икән, Кукмара музеена китерүегезне сорыйбыз. Теләгән очракта сезнең хатлар сканерланачак һәм кайтарып биреләчәк.

Зәй районында туган төбәкне өйрәнүче Людмила Симонова "Беренче Бөтендөнья сугышы геройлары" дигән китапны чыгару өстендә эшли. Бу китапка әлеге сугышта катнашкан райондашларыбызның исемнәрен дә кертергә тәкъдим иттеләр.

Кукмара музее хезмәткәрләре район халкын Бөек Ватан һәм Беренче Бөтендөнья сугышларында булган кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерү кебек игелекле эштә актив катнашырга чакыра. Мәгълүматларны агымдагы елның 10 мартына кадәр көтәбез.

Музейның эш сәгатьләре:

дүшәмбе- җомга көннәрендә 8.00 -17.00 сәгатьләрдә,

12.00-13.00 - төшке ял

шимбә көнне 8.00-14.00 сәгатьләрдә, төшке ялсыз

Эш телефоны: 8(84364) 2-64-53

Электрон адресы: Lyabuda.Davletshina@tatar/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев