Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахит авылында бердәм булып Сабантуйга сөлге җыйдылар (фото)

Вахит авылында җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов җитәкчелегендә милли бәйрәмебез Сабантуйга сөлге җыю оештырылды. Анда авыл яшьләре, апа-абыйлары, мәктәп, балалар бакчасы коллективы, хуҗалык берләшмәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре бик теләп кушылды. Сөлге җыю җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Искәртеп үтәбез: 4 июньдә, 13.00 сәгатьтә, Вахит авылында Сабантуй...

Вахит авылында җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов җитәкчелегендә милли бәйрәмебез Сабантуйга сөлге җыю оештырылды. Анда авыл яшьләре, апа-абыйлары, мәктәп, балалар бакчасы коллективы, хуҗалык берләшмәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре бик теләп кушылды. Сөлге җыю җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Искәртеп үтәбез: 4 июньдә, 13.00 сәгатьтә, Вахит авылында Сабантуй бәйрәме була. Махсус кунаклар - Татарстаннын атказанган артистлары, Халыкара "Алтын Барс", "TMTV" каналы, "Болгар радиосы" милли музыка премияләре лауреатлары -Динә һәм Рафаэль Латыйповлар!

Сабантуй программасынла милли көрәш, кызыклы уеннар, конкурслар, бүләкләр, җырлы-биюле тамаша, күтәренке кәеф. Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез!

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев