Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уттан сак булыгыз!

Үткән елда районыбызда 36 янгын очрагы теркәлде. Бу сан артында күпме кайгы-хәсрәт һәм матди югалтулар ята. Ут эчендә бер кеше һәлак булды, ике кеше җәрәхәт алды. 11 торак йорттан кара кисәүләр генә калды, 8 йорт зыян күрде. Ялкын телләре 30 каралты-кураны, 9 мунчаны, өч җиңел автомобильне, бер йөк автомобиленең тагылмасын...

Үткән елда районыбызда 36 янгын очрагы теркәлде. Бу сан артында күпме кайгы-хәсрәт һәм матди югалтулар ята. Ут эчендә бер кеше һәлак булды, ике кеше җәрәхәт алды. 11 торак йорттан кара кисәүләр генә калды, 8 йорт зыян күрде. Ялкын телләре 30 каралты-кураны, 9 мунчаны, өч җиңел автомобильне, бер йөк автомобиленең тагылмасын юк итте, биштән артык каралтыга, бер йөк машинасына, бер тракторга, кешеләрнең агач материалларына зарар китерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 60 тоннадан артык тупас терлек азыгы, шәхси хуҗалыкларның берничә тонна печәне һәм саламы, шулай ук бер такта яру цехы (пилорама) һәм бер бакча йорты янып бетте. Акчага күчереп исәпләгәндә, янгын китергән зыян 27 миллион сумнан артык.

Узган елның октябрендә Кукмара-Казан юлының 7нче чакрымында зур янгын булды: "MAN" маркалы йөк автомобиленең тагылмасын ялкын чолгап алды һәм аңа төялгән аяк киемнәре яраксызга әйләнде. Бу автомобиль Мәскәү шәһәренең "СпецСтройМеханизация" җәмгыятенә караган һәм барлык милек 24 миллион сумга якын суммага иминиятләнгән булган. Әлеге янгынның сәбәбе - ут төртү икәне ачыкланды. Бу хәл буенча җинаять эше ачылды.

Гомумән алганда, үткән елда янгыннарның күбесе ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, шул исәптән 11е - тәмәке тартудан, 3 янгын - балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыккан. Электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә - 11 янгын булды. Мичтән, газ җиһазларыннан файдаланганда - берәр, ут белән эш иткәндә 2 янгын чыгуына да шул кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпче. 7 очракта ут төртү булган. Бу хәлләрнең һәрберсе уйланырга, сак булырга өнди.

Янгын чыга икән, 01 номеры белән, кәрәзле телефоннан 112 санын җыеп шалтыратыгыз. Янган йорттан яки бинадан тиз арада чыгып китәргә тырышыгыз. Милекне саклап калу өчен вакытыгызны югалтмагыз: иң мөһиме - үзегезнең һәм башкаларның гомерләрен саклап калу.

Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ, Кукмара янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәре

фото: http://kb-yola.ru/2012/10/page/84/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X