Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә кичә 18:12 сәгатьтә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Ул арада ут 15 квадрат метр мәйданны камап алган була инде. Коткаручылар 42, 39 һәм 34 яшьлек өч хатын-кызны табып ала. Алар төтенгә исенә агуланган була. Төтенгә күмелгән бүлмәдән 5 бала да чыгарылган.
Моннан тыш башка фатирларда яшәүче 30 кешене дә эвакуацияләргә туры килгән. Янгын 18:32 сәгатькә сүндерелгән.
Нет комментариев