Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Комарда республика семинары узды (фото)

Татарстан Мәдәният министрлыгынын традицион мәдәниятне үстерү үзәге районыбызның Урта Комар мәдәният йортында "Мәдәният учакларында заман таләпләренә туры килерлек удмурт традицион мәдәниятен саклау: анын проблемалары һәм киләчәге" дигән темага республика семинары үткәрде.

Ике көн дәвам иткән семинарда Баулы, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Балтач, Кукмара районнары катнашып, үзләренең уртак проблемалары хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм бүгенге көндә удмурт халык иҗатының торышы белән таныштылар.

Семинарны Казан һәм Ижау шәһәрләренең Мәдәният министрлыгы вәкилләре алып барды. Килгән кунакларга Урта Комар мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе һәм "Акашка" бәйрәме күренешен тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар Поч.Сутер, Лельвиж авыллары клубларының эшчәнлеге белән танышып, күргәзмә, "Туй күренеше", "Аулак өй " фольклор чыгышларын карадылар. Семинар ахырында һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев