Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырыш халкы эшләре гөрләп барганга сөенә

Совет чорында төзелгән колхозлар таралгач, аларга яңа җитәкчеләр -инвесторлар килде. Аларның максатлары халыкны эшсезлеккә, хәерчелеккә төшереп, авылларны бетерергә тырышу булды, ахрысы. Бездә дә алты елда дүрт инвестор "кунак" булып китте. Ничек булдыра алалар, шулай таладылар. Күпме эшләгән кешенең хезмәт хакы алынмыйча калды. Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылганда Тырыш фермасының да ахыргы...

Авыл халкы арасында Тырыш фермасына чит кешеләрне кертмиләр икән дигән сүзләр йөрсә дә, бер көнне шунда эшләүче хезмәткәргә ияреп, фермага юл тоттым. Таяк тотып, каршыма чыгучы кеше күрмәгәч, абзарлар эчен дә карап чыгасым килде. Тикшереп түгел, кызыксынуым көчле булганга. Вахитов исемендәге хуҗалыкны бөтен республикага гына түгел, хәтта чит өлкәләргә дә таныткан җитәкченең бер ел эчендә безнең фермага да нинди үзгәрешләр керткәнен үз күзләрем белән күрәсем килде (булдырып эшләгән кешенең эшенә бик сокланам мин). Узган ел җәй буе ферманың эчке ягы белән беррәттән тышкы тирә-ягын да төрле чүп-чардан чистартканнан соң, әллә кайдан "мин" дип балкып торган фермага узган-барган һәркем сокланып үтәдер. Савым сыерлары тора торган яп-якты, чип-чиста мал абзарына кергәч, шунда эшләүче бер хезмәткәр: "Элек кунаклар килгәндә дә моның кадәр чистартып бетереп булмый иде, хәзер бездә көн саен шундый тәртип. Үзең дә сизәсеңдер, бернинди ят ис тә юк", - диде. Бу урында кемгә сокланырга белмәдем. Чисталык таләп иткән җитәкчегәме, әллә инде үземнеке дип эшли башлаган терлекчеләргәме? Бер сыер белән бер бозау асраучы шәхси хуҗалыкның да абзарларында аның хәтле чисталык бармы икән? Элек тораклар эченә керер хәл юк, ашарга сорап кычкырган мал тавышына чыдарлык түгел иде, диләр. Без кергәнгә бер малның да исе китмәде, "сезмени әле бу" дигәндәй, иренеп кенә күтәрелеп караган бер-икесен санамаганда, күшәп яткан җирләреннән ник берсе кымшанып карасын. Сыртлары елкылдап торган сыерларга карап, ризыкның мал авызына мул кергәне сизелеп тора. Фермада эшләүче кешенең төп эш коралы булган сәнәк белән себерке күренми, хәзер алар белән эшләмиләрме әллә дип сорагач, аларның урыны аерым, бер абзардан бер абзарга авыру ияртмәс өчен аларны махсус эремәгә тыгып куябыз, диделәр. Шаккатмалы хәл. Менә кайдан башлана икән тәртип.

1450гә якын мөгезле эре терлеге булган ферманың чисталыгына ышанып бетмичә, нинди дә булса гаеп табарга тырышып (башкасыннан гаеп эзләргә белемем җитеп бетми), ферманың арткы ягына чыктым. Монда инде башка дөнья икән. Бу арткы якны бер ай чистарттык, түгелгән тиресе генә 50 гектар җиргә җитте, диделәр. Бу урынны рәттән тезелеп киткән мал утарлары биләп тора. Сул якта бераз читтәрәк 600 баш яшь терлек сыешлы яңа абзар төзүгә керешү өчен җирне кардан чистарталар иде, уң якта ике силос траншеясы ясап, аннан 600 метр өстәрәк фермага аерым су башнясы куяр өчен скважина казыйлар. Җәен 200 савым сыер урнаштыру өчен тагын бер торакка реконструкция ясарга да җыеналар икән. Алда да, артта да хәрәкәт булгач, ферма гөж килеп торырга тиеш кебек, әмма тып-тын. Һәркем тыныч кына үз эше белән мәшгуль.

"Вахитов" җәмгыяте, бер ел эчендә сөтнең күләмен иң күп арттыручы хуҗалык буларак, республикада беренче урынга чыккан икән. Бу язмамны мин җитәкчене мактау өчен язмадым. Ул минем мактауга мохтаҗ да түгел, Кукмара районында Тырыш дигән авыл барлыгын бер ел эчендә бөтен республикага таныта алган җитәкчегә рәхмәт йөзеннән яздым. Нәфыйк Хөсәенов сүнеп барган авылыбызга җан кертте. Дүрт инвестордан соң бик аяныч хәлдә калган фермабызны кабул итеп алып, җиде ай эчендә бик зур көч куеп, яңабаштан диярлек төзеде. Дистә еллар буш торган амбарларны фураж белән, базларны силос-сенаж белән тутырды. Ул килгәч, хезмәт кешесенә хөрмәт артты. Эшли башлаганның беренче көненнән хезмәт хакы түли башлады. Керемгә караганда чыгымнары күп булса да, өлкәннәребез дә, инвалидларыбыз да, бәлагә таручыларыбыз да, шулай ук мәктәп, мәдәният йортлары да аның ярдәменнән читтә калмады. Безнең җирлек хәзер чын җир кешесе булган, иген игеп, икмәк үстерә белгән, эшләгән кешенең кадерен белеп, хөрмәт иткән җитәкче канаты астында. Нинди генә авырлык килгәндә дә, ярдәм сорап барырлык кешебез бар.

Быел Нәфыйк Факил улы икенче тапкыр ел җитәкчесе исеменә лаек булды. Без аны ихластан котлыйбыз. Хезмәтен күреп хөрмәтләгәннәре өчен чын күңелдән сөенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев