Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Тыл ветераннарының батырлыгы мәңгеләштереләчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең батырларча хезмәте турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында һәм "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дигән күп томлы Хәтер китабына кертү өчен тыл батырларының исемлекләрен булдыру турында агымдагы елның 8 апрелендә 628 санлы карар кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия...

Татарстан Министрлар Кабинеты Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең батырларча хезмәте турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында һәм "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дигән күп томлы Хәтер китабына кертү өчен тыл батырларының исемлекләрен булдыру турында агымдагы елның 8 апрелендә 628 санлы карар кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиеваның әйтүенә караганда, районыбызның барлык мәктәпләрендә, 1946 елдан башлап, дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре булган тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыелган. Әгәр тылдагы фидакарь хезмәте өчен бүләкләнгән танышларыгыз, дусларыгыз бар икән, аларның исемлеккә кергәнме-юкмы икәнен ачыклау өчен яшәү урынындагы урта мәктәпләргә, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итүегез сорала. Әлеге мәгълүматлар бу елның 25 ноябренә- Кукмара музеена, 1 декабрьгә Хәтер китабы редакциясенә тапшырылачак.

фото: http://www.magnat.ru/?cnt=blog_item&id=374

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев