Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туризм - тормыш әлифбасы һәм могҗизалы дөнья

Югары Чура урта мәктәбендә күп еллар дәвамында туризм түгәрәге эшләп килә.

Бер-береңә ярдәм итү, кыенлыкта калган очракларда авырлыкларны җиңеп, аннан чыгу юлларын эзләү, туган як табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү, туган төбәгебезнең матурлыгын күрә белү серләренә төшендерү - түгәрәк эшчәнлегенең төп максаты. Җитәкчесе Андрей Афанасьев булган бу түгәрәккә балалар бик кызыксынып йөриләр. Ул балаларда бу шөгыльгә карата теләк һәм кызыксыну уята белә, һәрберсенең яшь үзенчәлеген исәпкә алып эш итә. Туристларыбыз, район һәм республика күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, уңышка ирешәләр.
Менә инде ике ел рәттән мәктәбебездә зона этабында туризм буенча ярышлар үтә. Ул безнең мәктәптә белем алып, Арча педагогия көллиятендә укуын дәвам иткән укучыбыз, күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионатларында җиңү яулаган, туризм буенча Россиянең спорт остасы Елена Азина призына үткәрелә.
-Миңа дөрес юлны сайларга юнәлеш биргән укытучыларыма, һәрчак ярдәм итәргә әзер торган әти-әниемә һәм мәктәптә туризмның беренчел серләренә төшендергән Андрей Афанасьевка, Арча педагогия көллияте тренеры, спорт остасы дәрәҗәсенә җиткергән Фәрит Минхәировларга чиксез рәхмәтлемен, - ди ул.
Ярышлар ике төркемгә бүлеп уздырылды. Балаларның тырыш, җитез, максатчан, туризм спортына карата булган мөнәсәбәтләрен күреп сокландык һәм алар белән горурландык. Андыйлар тормышның матурлыкларын күреп яшәр, үз юлларын табарлар дип ышанабыз. Чыннан да, туризм ул - тормыш әлифбасы һәм үзе бер могҗизалы дөнья.
Бәйгенең ике күчмә кубогы һәм 12 медальнең 10ысы белән Югары Чура урта мәктәбе укучылары бүләкләнде.
Кечкенәләр төркемендә:
1 урын - Югары Чура урта мәктәбе,
2 урын - Ядегәр урта мәктәбе,
3 урын - күппрофильле лицей.
Өлкәннәр төркемендә:
1 урын - Югары Чура урта мәктәбе,
2 урын - Арча районының Лесхоз урта мәктәбе,
3 урын - күппрофильле лицей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев