Тәмәйдә “Кече авыл бәйрәме” узды
Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Тәмәй авылында "Кече авыл бәйрәме" үткәрде. Әлеге бәйрәмнең максаты Тәмәй тарихын искә төшерү, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү иде. Бәйрәмдә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу, урындыкка басып капчык белән сугышу, йогурт ашату кебек бәйгеләр оештырылды. Шулай ук китапханәче табышмаклар да әзерләгән...
Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Тәмәй авылында "Кече авыл бәйрәме" үткәрде. Әлеге бәйрәмнең максаты Тәмәй тарихын искә төшерү, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү иде.
Бәйрәмдә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу, урындыкка басып капчык белән сугышу, йогурт ашату кебек бәйгеләр оештырылды. Шулай ук китапханәче табышмаклар да әзерләгән иде. Дөрес җавап табучыларга бүләккә журналлар бирелде. Әлеге чара җыр-бию, тальян моңнары, күмәк уеннар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев