Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиздән уразайлылар сулы булачак

Уразай авылындагы су трассасы торбаларын алыштыру эшенә Казандагы "Газкомплектсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт (җитәкчесе Илгиз Хәсбиуллин) алынган. Әлеге эш федераль бюджет хисабына, дәүләт программасы кысаларында башкарыла.

Трассаның план буенча быелга каралган 2 чакрымы эшләнелгән инде, аның өчен федераль бюджеттан 3 миллион, республика бюджетыннан 1миллион 400 мең сум акча тотылган. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк, 700 метр араны эшләп бетерәсе кала. Шулай ук 50 кубометрлы су башнясы да куелачак.
Су кертүчеләр авыл урамнарын бозмас өчен 110 диаметрлы торбаларны, җирне 2 метр астан горизонталь казып, урнаштырып баралар икән. Нәтиҗәдә 300 метр саен экскаватор белән кое казыла һәм су басымы белән тишелгән урынга салынган торбалар ике коеда тоташтырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев