Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Күзмис авылы халкы хәзер краннан чишмә суы эчә

Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән. Югары Күзмис авылына чишмәдән ике чакрым озынлыктагы полиэтилен торба сузылган. Чишмәне иң элек казып чистартканнар. Бу эшләрдә депутат...

Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән. Югары Күзмис авылына чишмәдән ике чакрым озынлыктагы полиэтилен торба сузылган. Чишмәне иң элек казып чистартканнар. Бу эшләрдә депутат Юрий Искандеров башлап йөргән. Хәзер Түбән Күзмис авылы халкы да чишмә суы эчә. Сентябрь азагында Кенә Юмья, Югары һәм Түбән Күзмис, Сабанчино, Куркино, Нырья авыллары урамнарына, трассадан Кызыл Чәчәк авылына кадәр юлга вак таш җәюне башларга исәплиләр. Юлларны төзекләндерүгә Сабаның ПМК- Мелиорация оешмасы алына, дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Ваннур Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев