Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 22 июльдә төнлә республика территориясендә секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәючән җил белән көчле яшенле яңгыр фаразлый.

Кайбер районнарда боз булуы ихтимал. Казанда секундына 18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил һәм яшенле яңгыр көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе киңәшләре:

Һава шартлары начарланган очракта урамда булсагыз электр үткәргечләре линияләре, агачлар, реклама такталарыннан һәм витриналардан, шулай ук өй кәрнизләреннән ераграк булыгыз, начар торучы түбәләр, агач ботаклары астына яшеренмәгез. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен йорт, бина подъездларына кереп торырга тырышыгыз.

Табигатьтә була калсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмау чаралары күрегез.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев