Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен модернизацияләүгә 250 млн тотыла

Республикада балаларга өстәмә белем бирүче лицензияле 509 оешма бар.

(Казан, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан ике ел эчендә балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре инфраструктурасын модернизацияләүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима китерде.

Спикер "Татарстан балалары өчен өстәмә белем бирү мөмкинлеге" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру турында сөйләде. Республикада балаларга өстәмә белем бирүче 509, шул исәптән 434 дәүләт оешмасын да кертеп, лицензияле оешма бар. Республика балалар технопаркы челтәре проектын гамәлгә кертүдә пилот төбәкләр исемлегенә керде. Республикада өч "Кванториум" - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада уңышлы эшләп килә.

Россиядә балалар технопаркын булдыру Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы булып тора. Путин балалар технопаркын җәелдерүгә бизнес, университетлар һәм тикшеренү институтлары кушылырга тиеш дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев