Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлы-Елгадан Рамилә Гинятуллина республикакүләм конкурста катнашты

Ташлы-Елга башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рамилә Гинятуллина Янил урта мәктәбендә уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, грамотага һәм балалар язучысы Рәшит Бәшәр премиясенә лаек булды, дип хәбәр итте Резидә Әхмәтҗанова. Рамиләдән шигъри тәлгәш Мин бит авылбаласы… Ташлы - Елгам минем, туганавылым, Кендекканытамганҗиремсин. Шушыжирдәтуыпүсүемә Бәхетледә, чиксезгорур мин. Авылымның ятып чирәменә Күзәтәмен...

Ташлы-Елга башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рамилә Гинятуллина Янил урта мәктәбендә уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, грамотага һәм балалар язучысы Рәшит Бәшәр премиясенә лаек булды, дип хәбәр итте Резидә Әхмәтҗанова.

Рамиләдән шигъри тәлгәш

Мин бит авылбаласы…

Ташлы - Елгам минем, туганавылым,
Кендекканытамганҗиремсин.
Шушыжирдәтуыпүсүемә
Бәхетледә, чиксезгорур мин.

Авылымның ятып чирәменә
Күзәтәмен зәңгәр күкләрен,
Еракларга сузылып киткән
Күз күреме җитмәс чикләрен.

Җиргә ятып күкне күзәтәмен
Күзне кысып язның җиленнән,
Бик биектә - ефәк зәңгәрлеккә
Торналардан чигү чигелгән.

Көмеш сулы елгаң ярларыннан
Карап торам горур халкыма.
Бу авылны ташлап китмәм мәңге,
Газиз җир- анабыз хакына.

Табигатең синең искитәрлек,
Елгаларың: "Авзал", "Карлыган"...
Шул елгада күпме бала-чага
Кышын рәхәтләнеп тау шуган.

Кырларыңда батыр игенчеләр
Тирләп - пешеп уңыш үстерә.
Шул уңышны уңган апакайлар
Күмәч итеп мичтә пешерә.

Урман, кырларга бай, туганягым,
Бай улуңган,булганхалкына.
Шуңа күрә минем йөрәкһәрчак
Туган - үскәнҗиргэашкына.

Ташлы - Елгам - яшел бишегем, син
"Тушлы" диләрхалыктелендә.
Читкәчыксам сине сагыныпкайтам,
Тора алмыймсинсезберкөндә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев