Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдекбаш авылында яшәүче абзыйның бакчасында утыз төрдән артык чәчәк үсә

Мәхәббәт - кешене яшәтә дә, яшәртә дә. Ә менә читтән генә күзәтеп, сокланып, бер сүз әйтергә кыюсызланып йөргән кешеләргә бер-берсенә булган мәхәббәтләрен ничек аңлатырга? Менә шул вакытта аларга ярдәмгә чәчәкләр килә дә инде. Сәрдекбашта үз хисләрен белгертергә оялып йөргән яшьләргә әллә кая барып, чәчәк эзләп йөрисе дә юк. Балалар бакчасында...

Мәхәббәт - кешене яшәтә дә, яшәртә дә. Ә менә читтән генә күзәтеп, сокланып, бер сүз әйтергә кыюсызланып йөргән кешеләргә бер-берсенә булган мәхәббәтләрен ничек аңлатырга? Менә шул вакытта аларга ярдәмгә чәчәкләр килә дә инде.

Сәрдекбашта үз хисләрен белгертергә оялып йөргән яшьләргә әллә кая барып, чәчәк эзләп йөрисе дә юк. Балалар бакчасында газ операторы булып эшләүче Илдус Абдуллинның бакчасында утыз төрдән артык чәчәк үсә. Сорап, рәхмәтеңне әйтеп аласы гына.

-Чәчәкләрне сатып бирүгә караганда, бүләк итеп бирергә яратам, - ди ул, иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәккә күмелгән бакчага карап. Хуҗалыгын гына түгел, үзе эшләгән балалар бакчасының ишегалдын да гөлбакчага әйләндергән Илдус абый.

-Яз башыннан ук иң беренче булып, безнең бакча чәчәккә күмелә. Кар астыннан баш төрткән лаләләр, кыңгыраулар, нәркислар - тагы әллә нинди мин исемен дә белмәгән чәчәкләр - һәммәсе күңелгә ял бирә, рәхәтлек өсти, рухи яктан баета.

-"Ир-ат чәчәк үстерә беләмени?" - , диләр. Ничек кенә үстерә әле. Иртән торып ишегалдына чыгуга, иң беренче чәчәкләре белән исәнләшә, һәрберсен яратып, сыпырып чыга. Хатын-кызлар да аның кадәр тәрбияләмидер чәчәкләрен, - дип, ире турында горурланып сөйләде Сәрдекбаш балалар бакчасында 32 ел мөдир булып эшләүче Фидалия апа.

-Илдус абый, күп итеп матур чәчәкләр үстерү өчен, яшелчәләрдән мул уңыш алу өчен март аеннан башлап, октябрь ахырына кадәр хезмәт куярга кирәк. Гаиләгез дә зур түгел, сату-алу белән дә шөгыльләнмисез шикелле, нигә кирәк сезгә шушының кадәрле мәшәкать? Хәзерге заманда боларның барысын да кибетләрдән алып була бит.

-Мин үземне белә-белгәннән бирле табигатькә гашыйк кеше. Өй, ишегалды тутырып үстергән гөлләрем, чәчәкләрем тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен генә түгел. Мин нечкә күңелле кеше, матурлык яратам, гүзәллеккә мөкиббән китәм. Һәрбер гөлнең чәчәк атуына бала-чагадай сөенәм, берсеннән-берсе матур булып аткан чәчәкләремә карап сокланам. Яшь чактан ук умарта тотасым, бакчачы буласым, бакчамда төрледән-төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерәсем килә иде. Мин үзем Балык бистәсе районының Яңа Сала дигән авылыннан. Мәктәпне тәмамлауга, Чаллыга китеп, заводка эшкә урнаштым. Шул елларда миңа, тагын берничә кешегә комсомол оешмасыннан Румыниягә юллама бирделәр. Тормыш иптәшем Фидалия белән шунда таныштык һәм шул ук елны өйләнештек тә. Алабуга шәһәрендә ике ел эшләгәч, яшьтән уйлап йөргән хыялымны тормышка ашырасым килеп, Сәрдекбаш авылына кайтып урнаштык. Туганнар, әти-әниләр ярдәме белән өй салып кергәннән бирле умарта тотам, бакчамда нәрсә үстерәсем килә, барысына да урын табылган. Ел саен республика, район ярминкәләренә үзем үстергән яшелчәләрне алып барам.

Менә шулай ашыкмыйча, көйле, ипле тормыш корып яшәп ята безнең Илдус абый. Мәшәкатьле көннәре артта калган: агач утырткан, йорт салган, ул-кыз үстергән. Әмма ул: "Бар хыялларым тормышка ашты, калган гомеремне ничек яшим икән?" - дип кайгырып утыручылардан түгел. Үзеннән бәхетлерәкләргә кызыкмыйча, булганы белән канәгатьләнеп, һәр туган көннең тәмен белеп, кадерләп, зурлап яшәүче ул.

Җирдә утыз меңнән артык төр чәчәк үсә диләр. Ландыш бәйләме... "Мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым" дигәнне, ә менә уттай янып торган кып-кызыл ялгыз роза чәчәге "Яратуың чынмы?" дигән мәгънәне аңлата. Ап-ак сирень чәчәкләре "Мәңгегә синеке" дигән мәгънәгә ия булса, кар яуганчы шау чәчәктә утырган кашкарыйлар "Без хушлашырга тиеш" дип йөрәкне телгәләсә", "Безгә тагын бер кат аңлашырга кирәк" - дип, ак роза ярдәмгә килә икән.

Фәридә ХИСАМОВА

фото www.migflowers.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk