Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?

Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә...

Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә калырга мөмкин. Шуңа күрә карар кабул иткәнче дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур. Мәгълүм булганча, Пенсия фондына бирелгән гаризаны 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында үзгәртеп тә, даруларны бушлай алып та булмаячак. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда социаль хезмәтләр җыелмасының айлык күләме: дарулар өчен - 807,94 сум, санаторий-ял йортларында дәвалану өчен 124, 99 сум, тимер юл транспортында йөрү өчен - 116,04 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев