Сөмбел Билалова, иреннән аерылып, Казанга кайткан (фото)
Яраткан җырчыбыз Сөмбел Билалова - Казан кызы. Биш-алты ел элек Мәскәүгә китте. Анда тормыш корды, иҗатта да уңышлы кайнады. Китсә дә, Татарстан тамашачысын онытмады, гел кайтып йөрде, чыгышлары да еш булды. Әмма Яңа ел алдыннан Сөмбел, Мәскәүне, гаиләсен калдырып, бөтенләйгә яңадан Казанга кайтты. Сәбәпләрен үзеннән сорашыйк. Тулы исеме: Сөмбел Наил...
Яраткан җырчыбыз Сөмбел Билалова - Казан кызы. Биш-алты ел элек Мәскәүгә китте. Анда тормыш корды, иҗатта да уңышлы кайнады. Китсә дә, Татарстан тамашачысын онытмады, гел кайтып йөрде, чыгышлары да еш булды. Әмма Яңа ел алдыннан Сөмбел, Мәскәүне, гаиләсен калдырып, бөтенләйгә яңадан Казанга кайтты. Сәбәпләрен үзеннән сорашыйк.
Тулы исеме: Сөмбел Наил кызы Билалова
Туган урыны: Казан
Туган елы: 13 июль, 1985 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты, КФУның юридик факультеты
Иң популяр җырлары: "Сайра, былбыл", "Мәхәббәткә юк ара" һ.б.
"КАЗАНЫМА КАЙТТЫМ"
- Сөмбел, кайтуың белән, дияр идек. Әмма бу очракта бик үк килешеп бетмәс кебек...
- Үземне, бик теләп кайттым, дип әйтә алам. Ләкин Мәскәүдән китсәм дә, барыбер ике арада йөриячәкмен. Анда да иҗатта үз урынымны таптым, яңа дуслар барлыкка килде. Алып баручы эшен дә киң җәелдердем. Шуңа гел чакырып торалар.
- Тәмам күченеп беттеңме инде?
- Казаннан китәргә беркайчан теләгем юк иде. Туган шәһәремне бик яратам. Студент вакытта Мәскәүдә ел ярым тордым. Ул чакта әти-әнине сагыну тагын да көчлерәк булгангадыр, монда башка беркайчан килмим, дип киткән идем. Мин - гаиләгә, туганнарга нык бәйләнгән ке¬ше. Кайберәүләр якыннарын күрмичә еллар буе яши ала. Ә мин андый түгел. Әмма язмыштыр инде, тормышым тагын Мәскәү белән бәйләнде. Мәскәү егетенә кияүгә чыктым. Биш ел анда яшәгәч, бөтенләйгә кайтырга карар кылдым. Яңа ел алды иде ул. Әле әйберләрем дә күчереп бетерелмәгән. Бәлки, калырмын да, дидем, бер көн эчендә генә кылына торган карар түгел бит. Әмма монда кайту теләге барыбер җиңде.
"ДУСЛАР БУЛЫП АЕРЫЛДЫК"
- Рафаэль белән ничегрәк таныштыгыз?
- Без студент вакытта, ел ярымга Мәскәүгә киткән чорда ук таныштык. Аннан Казанга кайттым. Аралашуны дәвам иттек. Кияүгә чыккач, Мәскәүгә киттем. Башта авыр булды. Иҗадый эшчәнлектә дә шулай. Татарстаныбызда азмы-күпме таныла башлаган идем инде. Ә анда барысына да яңабаштан керешергә. Кемдер белә, кемдер юк, дигәндәй. Шулай да андагы татар җәмгыятенә җайлы кереп киттем. Хәзер дә кайберәүләр: "Күченеп кайтуның төп сәбәбе аерылышумы? Нишләп эшеңне анда дәвам итмәдең?" - дип кызыксына. Аерылышу аркасында да күченеп кайттым дияргә буладыр. Анда барып эшләп кайтырга, дуслар белән очрашырга мөмкин. Ләкин яшәү өчен Мәскәү минем шәһәр түгел. Казанда миңа тыныч, рәхәт.
- Ни өчен мөнәсәбәтләр аерылышуга барып җитте?
- Рафаэль - бик тыныч, акыллы, төпле, сабыр кеше. Аңа карата бер начар сүзем юк. Эше сәнгатьтән ерак. Лә¬кин иҗатымны ярата, тыңлый, хөрмәт итә. Әти-әниләре чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән, Мәскәүдә яшиләр. Рафаэль белән яхшы тордык, азапланып яшәмәдем. Әмма холыкларыбыз туры килмәде. Ул башта ук беленми, яши-яши ачыла. Баштарак, бәлки, бер-беребезне күреп, белеп тә бетермәгәнбездер. Мин дә фәрештә түгел. Кайбер нәр¬сәләрдән риза түгелбез икән, түзеп тору кирәкмидер. Безнең арада ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт хисе юкка чыкты. Без дусларга әверелдек. Мә¬хәббәт озак еллар буе булырга тиеш дип саныйм. Миңа нәкъ менә шул җитми. Тормыш барышында күп карашлар уртак булмады. Аның өчен дә, минем өчен дә бүтән кеше кирәк кебек. Болай икебезнең дә вакытны алабыз бит. Ә гомер тиз уза.
- Ике арада мөнәсәбәтләр ничегрәк калды?
- Аерылышу җиңел түгел. Аңа да кыендыр. Талашып аерылышмадык, яхшы мөнәсәбәттә калдык. Хәлләрне белешеп торабыз. Дө¬¬ресен әйтәм, биш ел яшәп, ирем белән талашканны хәтерләмим. "Шундый яхшы бит ул. Түзәргә кирәк. Ике арада проблема бөтен кешедә дә була инде. Җайлана ул", - ди якыннарым да. Беләм, әмма һәркем бәхетле булырга тырышырга тиеш. Әгәр ул кеше белән андый хис кичерә алмаячагыңны төгәл беләсең икән, аны да, үзеңне дә газаплау дөрес түгел. Бу аңа карата да гаделсезлек булыр иде. Чын күңелемнән аның да, үземнең дә бәхетле булуыбызны телим. Киләчәктә дә дуслар булып калачакбыз. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә әзербез.
- Йөрәк яралары төзәлдеме әле?
- Аерылышуыбызга бик аз вакыт үтте. Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйм: мине бәхетле итүче кеше мине үзе очратсын иде. Ышанам: барысы да әйбәт булыр. Аерылышуыбыз әти-әниләр өчен дә күңелле хәл түгел, аларга аеруча кыен булгандыр. Гаиләбездә аерылышулар юк та иде.
- Хәзер әти-әтиең белән яшисеңме?
- Әйе, бергә торабыз.
"АЛЬБОМЫМ ЧЫКТЫ"
- Сөмбел, күптән түгел бик матур кичә үткәрдең...
- "Мәхәббәткә юк ара" исемле альбомым чыкты. Бу - өченче альбом. Анда 25 җыр керде. "Туган авылым" ресторан комплексында шу¬ның презентациясен үткәрдем. Бик ошады. Соңгы елларда матур клиплар да төшердек. Үткән ел иҗат буенча алганда, минем өчен бик уңышлы булды. Медальләргә, рәхмәт хатларына лаек булдым, ун ел сәхнәдә кайнаганнан соң, беренче тапкыр "Татар җыры" фестивалендә катнашып, "Алтын барс" алдым.
- Сөмбел, Наил абый җырчы булуыңны теләмәгән иде. Инде моңа күндеме?
- Әйе, башта аның мине артистлык юлына кертәсе килмәде. Җитдирәк һөнәр сайлавымны теләде. Хәзер күнде, кая барсын (көлә)?! Әмма әти гел: "Бу эшне сайлагансың икән, тагын да тырышырга, эзләнергә, башны эшләтергә, бер урында гына таптанмаска кирәк", - дип тора.
- Әти-әниең әле дә эшлиме?
- Әйе. Башта икесе дә Республика клиник хастаханәсендә иде. Әни шунда калды. Әти башка оешмага күчте. Пенсия яшендә булсалар да, эшлиләр. Аларны өйдә утыртасым да килми. Өйдә көннәр буе нишләргә кирәк?! Өлгерерләр.
Гаиләдә без икәү генә. Бертуган апам Гөлшат - балалар табибы, кияүдә. Ул - ике бала әнисе, бер кыз, бер ул үстерәләр. Алар минем өчен үлеп тора, үзем дә аларны бик яратам.
- Син юрист белгечлеген дә үзләштергән идең. Ул дипломны эшкә җиккәнең булдымы?
- Әлегә кадәр бу белгечлек буенча эшләгәнем юк. Минем өчен кызык түгел ул. Бәлки, дөрес яшәмимдер (көлә). Кызык итеп яшисем килә. Үземне, кирәк дип кенә, нәрсәгәдер мәҗбүр итәргә теләмим. Әлегә миңа болай җайлы. Ашыкмыйм, чапмыйм, бар да үз чираты белән бара.
Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев