Штрафларны вакытында түләргә кирәк
Штрафларны үзвакытында түләргә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Әмма арада бер генә түгел, хәтта дистәләгән административ штраф язуы булып та түләмичә йөрүчеләр бар. Андыйларга хәзер закон таләбе аеруча катгый. Узган ел район җәмәгать судының икенче номерлы суд участогында үзвакытында штрафларын түләмәгән 750 кеше җаваплылыкка тартылды. 284 кешегә - административ тоткарлану, 208енә штрафны...
Штрафларны үзвакытында түләргә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Әмма арада бер генә түгел, хәтта дистәләгән административ штраф язуы булып та түләмичә йөрүчеләр бар. Андыйларга хәзер закон таләбе аеруча катгый. Узган ел район җәмәгать судының икенче номерлы суд участогында үзвакытында штрафларын түләмәгән 750 кеше җаваплылыкка тартылды. 284 кешегә - административ тоткарлану, 208енә штрафны икеләтелгән суммада түләү, калганнарына мәҗбүри эшләү карары чыгарылды. Быел штрафларын түләмәгән 88 кеше суд каршына басты.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Штрафны карар чыгарылганнан соң 60, көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша uslugi.tatarstan.ru сайтында банк карталары ярдәмендә түләргә мөмкин.
Венера ХӘМИДУЛЛИНА, җәмәгать судьясы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев