Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәһәребезнең яңа мәчетен төзүдә катнашыйк!

Хөрмәтле райондашларыбыз! Соңгы елларда төзелгән мәчетләр саны буенча Кукмара районы республикабызда алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Шушы күркәм гыйбадәтханәләрнең сафка басуында район халкының өлеше бик зурдыр: халык битараф калмау нәтиҗәсендә мәчетсез авыллар мәчетле булды, иске мәчет биналары төзекләндерелде. Мәгълүм булганча, быел Кукмара бистәсенә шәһәр статусы бирелде. Мөхтәсибәт үтенече буенча, район...

Хөрмәтле райондашларыбыз! Соңгы елларда төзелгән мәчетләр саны буенча Кукмара районы республикабызда алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Шушы күркәм гыйбадәтханәләрнең сафка басуында район халкының өлеше бик зурдыр: халык битараф калмау нәтиҗәсендә мәчетсез авыллар мәчетле булды, иске мәчет биналары төзекләндерелде.

Мәгълүм булганча, быел Кукмара бистәсенә шәһәр статусы бирелде. Мөхтәсибәт үтенече буенча, район җитәкчелеге шәһәребезнең көньяк өлешендәге Кол Гали урамында яңа зур мәчет, хәләл кафе, корбан чалу, ял итү урыннары булган зур комплекс төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирде. Мамадыш тарафыннан Кукмарага илтүче трасса юлында урнашачак әлеге мәчеткә "Фатиха" дигән исем сайланды ("Фатиха", димәк, "Ачучы", "Хәер-фатихасын бирүче").

Билгеле ки, шушы күләмле проектны тормышка ашыру, мәһабәт мәчет бинасын республикабызның башка шәһәрләреннән ким булмаслык итеп сафка бастыру бик зур чыгымнар белән бәйле. Әгәр якташларыбыз бу изге эштә катнашса, районыбызның күрке булачак әлеге гыйбадәт йортын төзү күпкә җиңелрәк булыр иде. Барлык райондашларыбыз да битараф калмыйча, Аллаһ йортын төзүгә үз өлешләрен кертер дип өметләнәбез. Көчегездән килгән шушы өлешегезне Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрдән кабул итеп, Үзенең әҗер-саваплары белән бүләкләр дип тә ышанабыз.

Белешмәләр өчен мөхтәсибәт телефоны: +79274102026 (Рәдиф хәзрәт).

Реквизитлар: ИНН - 1623013017, КПП - 162301001.

Корр. Счет № 30101810000000000

Расчетный счет № 40703810100240000012, в ПАО «АК БАРС» Банк. БИК - 049205805.

QIWI +79274102026 (на строительство мечети).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев