Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шепшеңәр - Ятмас Дусай арасында юл кайча була? (сорау-җавап)

Шепшеңәр белән Ятмас -усай авылы арасында юл бик начар хәлдә, көзге-язгы пычракта ул бөтенләй өзелә. Шепшеңәрнең урамнары да машина белән үтмәслек, шуңа күрә ашыгыч ярдәм, янгыннар була калса, янгын сүндерү машиналары да керә алмаячак. Кайчан безнең якларда да юллар тәртипкә китерелер икән? Айрат ДӘҮЛИЕВ, Шепшеңәр авылы Әлеге хатка Ятмас-Дусай авыл...

Шепшеңәр белән Ятмас -усай авылы арасында юл бик начар хәлдә, көзге-язгы пычракта ул бөтенләй өзелә. Шепшеңәрнең урамнары да машина белән үтмәслек, шуңа күрә ашыгыч ярдәм, янгыннар була калса, янгын сүндерү машиналары да керә алмаячак. Кайчан безнең якларда да юллар тәртипкә китерелер икән?

Айрат ДӘҮЛИЕВ, Шепшеңәр авылы

Әлеге хатка Ятмас-Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая ГАРИФУЛЛИНАдан түбәндәге җавап алынды:

-Ятмас Дусай белән Шепшеңәр арасын тоташтыручы 2,5 чакрым юл "Татавтодор" оешмасына карый. Әлеге юлны төзекләндерү 2018 ел планына кертелде. Ул Федераль программа буенча башкарылып, Шепшеңәр башлангыч мәктәбенә кадәр асфальт юл түшәләчәк. Авыл урамының Айрат Дәүлиевлар йортына кадәрге 200 метр арасы 2018 елда үзара салым акчасы хисабына төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев