Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рудник авылында тавыкларны кем кыра?

    Элек иткә дип чебиләр алып үстерә идек. Бер елны авылга китереп сатучылардан алган, инде тавык кадәр диярлек зурлыктагы чебиләр чирле булып чыкты: шактый вакыт асрагач, бер-бер артлы үлә башладылар. Эчләрен ярып карагач, бавырларының таркалып беткәнлеге ачыкланды. Башта борчылсак, соңрак җитмеш чебинең көн саен күпмегә кимегәнен санап та тормый башладык, бетсәләр...

    Элек иткә дип чебиләр алып үстерә идек. Бер елны авылга китереп сатучылардан алган, инде тавык кадәр диярлек зурлыктагы чебиләр чирле булып чыкты: шактый вакыт асрагач, бер-бер артлы үлә башладылар.

    Эчләрен ярып карагач, бавырларының таркалып беткәнлеге ачыкланды. Башта борчылсак, соңрак җитмеш чебинең көн саен күпмегә кимегәнен санап та тормый башладык, бетсәләр бетсеннәр инде, дидек. Беркөн ни күрим: песиебез зур гына тавыкны авызына капкан көе биек читән өстеннән җиңелчә генә сикереп чыкты да, элдертте генә. Менә кем кимергә булыша икән тавыкларга!

    Песи булдырганны, бүтән җәнлекнең көче җитмимени "кыт-кытак"ларга? "Тавыкларга чупакабра дигән хәшәрәт җәнлек тия", - дигән булып, чебеннән фил ясыйбыз түгелме? Соңгы вакытта бик популярлашып китте бу канэчкеч мифик ерткыч турындагы сүзләр. Иртән чыгуга, кетәклектә тавыклар тәгәрәшеп ятса, аңа гына сылтыйлар. Яисә серле җәнлек дигән булып, вәсвәсә тараталар. Хәер, инеш буйларын хәзер шулкадәр куе таллыклар, үлән басты, арасыннан безгә мәгълүм булмаган куркыныч җанвар килеп чыкса, бер дә гаҗәпләнмәссең. Беркөн кичкә таба бакчада су сибеп йөри идем, артыма борылып карасам... Юк, ят җәнлек түгел, ызан буйлап салмак кына төлке юырта! Авызында - тавык. Биек үлән арасында әллә нинди "элмәкләр" ясап, таллыклар арасына кереп югалуын карап тордым. Шул тирәдә генә оя корган, балалары бар, дип сөйли халык. Һөҗүм итә калса дип, күршебез төлке артыннан көрәк күтәреп барса да, аны күздән ычкындырды. Менә шуннан соң, сүзгә сүз ялганып, безнең Рудник авылында (Кукмара районы) ничәмә-ничә хуҗалыкның тавык-чебиләренә һөҗүм ясалуы турында ишеттем. Берәүләрнең унсигез тавыгы белән бер әтәче әрәм булган.

    - Февраль аенда ук алып, өф-өф итеп кенә, коры сөт ашатып үстердек,- дип сөйләде хуҗасы. - Хезмәтебез дә, тавыклар да жәл. Аларны төнгә читлеккә яба идек, шунда кереп пыран-заран китергән явыз. Боргычын ачарга осталыгы җиткән бит! Кайсы тавыкның башын өзгән, кайсысының канын эчкән. Алтысы бөтенләй юк: алып киткән, димәк. Әтәчебез читлектән очып чыкса да, котыла алмаган. Төлке тигәндер дисәм дә инде...

    Икенче йорт хуҗалары да шактый зыян күргән: иртән торуларына уңҗиде тавыкларының берсе дә исән түгел икән. Бишесе үле көе тәгәрәп ята, муеннары гына тешләнгән, кайсысының башлары юк, ди. Анысын мәчеләр ашаган булуы да ихтимал. Биш тавыкларын алып китәргә өлгергән, калганнарын төрле урыннарга: суган, кәбестә түтәлләренә, комлыкка күмеп куйган - соңрак берәмләп ташымакчы булгандыр, күрәсең. Ә менә әтәчләре бик усал икән: ерткычка бирешмәгән.

    Тагын бер хуҗалыкның сигез тавыгын харап иткән ул билгесез сәер нәрсә.

    - Кичке тугызда гына ишегалдыннан кергән идек, сәгать ярымнан чыгып карасак, тавыкларның бишесе үле, өчесе бөтенләй юк, кан-мазар да күренми. Абзар астыннан казып кергән юньсез. Берүзе исән калган әтәч почмакка гына посып тора хәзер, юньләп ашамый да. Курыкканмы, әллә ямансулыймы... - диде хуҗабикә.

    Канэчкеч җәнлек - сасы көзән эше түгел микән бу дип уйлап куйдым шулчак. Кечкенә чагымда күрше әбинең тавыкларын ауларга кергән бу елгыр җәнлекне үзем күреп калган идем. Алай дисәң, төлкеләр дә кыюланды хәзер: көпә-көндез авыл урамында очратканым бар. Бу хәйләкәр җәнлекне күрүчеләр тагын булган әле авылда. Хәтта берьюлы берничәне. Тик төлке кан эчә алмый, тешләре һәм танавы моңа көйләнмәгән, диләр. Бер-икедән артыкка нәфесен дә сузмый икән.

    - Тавыкларны кичке сәгать бишләрдә ябарга чыккан идем. Карасам, берсе юк, - дип сөйләде бер хуҗабикә. - Шул арада яныма күрше хатын килеп: "Әле генә тәрәзәдән күреп калдым, төлке синең тавыгыңны алып китте", - диде. Карыйбыз: елга буендагы аскы урамда яшәүче күршеләребез дә шул каракны күреп чыкканнар. Куып тотарга дип талпындылар. Тотарсың аны! Шул арада үзләренең дә чирәмдә чемченеп йөргән тавыкларын кычкыртып алып китте. Барыбызның күз алдында бит бу!

    Тагын берәүләрнең - ун, икенче кешеләрнең унике тавыгы харап булган. Бер хуҗалыкның сараена астан казып кереп, хәтта тимер плитәне бераз күтәрткән.

    Төлкеме, сасы көзәнме... Тик чупакабра түгел. Әлегә кадәр бу әкияти җәнлекне очраткан кеше юк. Кош-корт асраучылар исә, саклану чаралары күреп, читлек-сарайларын ныгыту ягын карыйлар.

    Гаҗәп, зыян күргән әңгәмәдәшләремнең берсе дә: "Атарга кирәк ул төлкеләрне", - дип әйтмәде, барысы да тавыкларын кызгануларын гына белдерде. Мин үзем дә җәнлекләрне, аларның ятим калачак балаларын жәллим. Дөрес, төлкеләрне юк итү мәсьәләсен күтәрүчеләр дә бар, әмма аларны ауларга ярамый, имеш. Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең Кукмара районы буенча бүлек җитәкчесе Рафаэль Заһидуллин әлеге уңайдан болай җавап бирде:

    - Җәй - җәнлекләрнең үрчү чоры. Аларны бу вакытта аулау тыела, әмма төлкеләрнең санын көйләү максатында атарга рөхсәт бирелергә мөмкин. Андый рөхсәт егерьләрдә һәм минем үземдә дә бар, - диде ул.

    Рудник авылы халкын хафага салган төлкене әнә шундый рөхсәткә ия аучы аткан икән инде. Әллә, чыннан да, төлке берәү генә булды микән? Курыкканга куш күренә, диләр бит.

    Гөлҗофар МИҢНЕХАНОВА
    Татарстан яшьләре

    Источник: http://matbugat.ru/news/?id=12195

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: