Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә узган семинар-практикумда катнашты

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үзләренең иҗади эшчәнлекләре, тирән белемнәре, зур тәҗрибәләре булган, абруйлы мөгаллимнәребез бик күп. Мәктәптә 30-40 ел ана теленең нечкәлекләрен өйрәтеп, күп кенә алмашчылар әзерләгән Җиһаншина З.Н., Хакова Р.Г., Вәккасова Б.З., Абдуллина Н.Ш., Габбасова Г.М., Идрисов М.Г., Шәфигуллина М.Х., Зыятдинова Г.В. кебек укытучыларыбызга бүген иҗади...

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үзләренең иҗади эшчәнлекләре, тирән белемнәре, зур тәҗрибәләре булган, абруйлы мөгаллимнәребез бик күп. Мәктәптә 30-40 ел ана теленең нечкәлекләрен өйрәтеп, күп кенә алмашчылар әзерләгән Җиһаншина З.Н., Хакова Р.Г., Вәккасова Б.З., Абдуллина Н.Ш., Габбасова Г.М., Идрисов М.Г., Шәфигуллина М.Х., Зыятдинова Г.В. кебек укытучыларыбызга бүген иҗади эшләүче яшьләр төркеме килеп кушылды.

Узган атнада Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче номерлы татар гимназиясендә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту формалары кулланып, 21нче гасыр укучысын әзерләү" темасына әзерләнгән семинар- практикум бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Чыннан да, 21нче гасыр укучысын әзерләү укытучыдан күп эзләнү, яңача укыту алымнарын өйрәнүне таләп итә.

Гимназиядә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан, гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Идрисов М.Г., Сибгатуллина А.Ф., Нәҗипова Г.Ш. лар семинар- практикум вакытында татар теле һәм әдәбият дәресләренең актив формаларын кулланып, 21 нче гасыр укучысын әзерләү юлларын күрсәттеләр. Тырыш, актив, бердәм, һәр яңалыкны өйрәнеп, әлеге коллектив бүгенге көндә күп эшләр башкарып, телебезнең киләчәген яклаучылар, саклаучылар әзерләүдә кулга- кул тотынышып эшлиләр. Тирән белемле, үз телен яклап төрле җыеннарда, конгрессларда, семинарларда чыгыш ясаган М.Г.Идрисов, иҗади эшләүче, үзенең методик җыентыклары белән укытучыларыбызга ярдәм итүче А.Ф.Сибгатуллина, яшь укытучы,( үземнең иң хөрмәтле укучым) олимпиадаларда, конкурс, фәнни- гамәли конференцияләрдә иң актив катнашып зур җиңүләр яулаган ике тапкыр "Иң яхшы укытучы" грант иясе Г.Ш.Нәҗипова кебек укытучылары булган татар гимназиясенең уңышлары, даны, чыннан да, безне сөендерә. Районыбызда беренчеләрдән булып, татар теленнән яңа формада имтихан тапшыру өчен әзерлек китабын да алар кулыбызга тоттырдылар. Һәр яктан эшкә омтылып, яңалыкларны аңлап, бүгенге тормышка яраклашып бара торган әлеге коллективтан, мин үзем шәхсән, ак көнләшү белән көнләшәм, алар белән горурланам, эшләренә сокланам.

Һәр башлаган эшеңне хуплап, сиңа булышып, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торучылар булса, уңышка тизрәк һәм җиңелрәк ирешәсең. Әлеге гимназия укытучылары да районның мәгълүмати- методик үзәк белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр. Гомумән, методик үзәк директоры Д.Х.Ганиева, методик үзәкнең югары квалификацион категорияле методисты А.М. Шәймәрданова һәрбер укытучыга һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Алар үзләре дә мәктәпләрдә туган телебезне укучыларга җиткерүдә армый- талмый эшләүче остазларыбыз, бәлки, шуңа күрәдер дә алар биргән киңәшләр, әһәмиятле фикерләре, эшебезне нәтиҗәле итәдер.

Туган тел ул - сөйләм теле генә түгел, ә һәрьяктан өйрәнелгән, фәнни нигезгә корылган, гаять четерекле, катлаулы тел. Шушы нечкәлекләрен ныклап өйрәнеп, укучыга җиткерә алсаң гына телгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли аласың. Семинарда сүз нәкъ шул турыда барды. Гомумән, тәҗрибә уртаклашу, бер- береңнең эшенә бәя бирү, хезмәттәшеңнең эшенә соклана белү- эшеңә яңа стимул өсти. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшенә, иҗади сәләтенә, уңышларына сокланырлык. Һәр укытучы семинардан күп мәгълүмат алды, чөнки ул ныклы әзерлекле, үзенчәлекле иде. Әлеге чарадан хезмәттәшләребезгә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек теләп таралыштык.

Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Фирдәүсә Ризванова

фото: http://kuk-gimn.ucoz.ru/index/0-7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk