Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның Өркеш авылында әниләр дә, балалар да дин гыйлеме алалар

Өркеш авылының кызыклы, зыялы шәхесе - Фәния Җәләлиева үзенең йорт-җирендә җәйге лагерь оештырып, район мөхтәсибәте җитәкчелегендә авыл халкына дин гыйлеме өйрәтү, исламдагыча әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән мәшгуль. -Хәбибрахман бабам нигезе бу. 2001 елда бирегә кайтып, көрәк төрттем дә, шушы урында мәдрәсә салам, дидем. Энем тракторчы иде, су буеннан аның белән...

Өркеш авылының кызыклы, зыялы шәхесе - Фәния Җәләлиева үзенең йорт-җирендә җәйге лагерь оештырып, район мөхтәсибәте җитәкчелегендә авыл халкына дин гыйлеме өйрәтү, исламдагыча әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән мәшгуль.

-Хәбибрахман бабам нигезе бу. 2001 елда бирегә кайтып, көрәк төрттем дә, шушы урында мәдрәсә салам, дидем. Энем тракторчы иде, су буеннан аның белән таш ташып, нигезен кордык. Аннары әкренләп шушы йортны төзедек, янкормалар өстәп зурайттык. Аллаһ ярдәменнән ташламады,- ди Фәния абыстай.

Лагерьга йөрүчеләр өчен барлык шартлар булдырылган. Укыту махсус программа буенча алып барыла. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән китаплар балаларга дәресләрне җиңелрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә. Биш тапкыр ашату оештырылган. Китапханә, теннис залы, йокы бүлмәсе бар. Әби-бабаларыбыз кулланган көнкүреш әйберләреннән, борынгы китаплардан тупланган музей аеруча зур кызыксыну уята.

-Сеңлем Әлфия белән балаларга гына дин сабагы бирергә уйлаган идек башта. Әмма өйләрендә башка мохит белән очраша иде алар. Шуңа күрә ул-кызлары белән бергә әниләрен дә чакырырга булдык. Инде дүртенче ел рәттән шулай эшлибез. Быел бу төркемгә утыздан артык кеше җыелды. Хәзер ун бала йөри. Лагерьга Мәскәүдән, Пермьнән, Казаннан да килүчеләр бар,- ди Фәния абыстай. Август башыннан 14 яшьтән зуррак хатын-кызлар өчен ике атналык укулар оештырырга җыеналар икән. Аларны шулай ук төрле өлкәдәге белгечләр белән очраштырырга, йога-цигун системасы буенча тәнне һәм аңны сәламәтләндерү күнегүләре үткәрергә ниятлиләр. Укулар тәмамлануга, 16 августта, биредә сабантуй үтәчәк. Мәктәп яны лагеренда да ел саен әдәп-әхлак буенча берәр дәрес бирүне гадәткә керткәннәр. Әйтергә дә онытып торам икән, Фәния абыстай - белгечлеге буенча табибә. Тормыш иптәше дә, бер кызлары да, Әлфия ханым да - шушы игелекле һөнәр ияләре.

-Дин юлына ничек бастыгыз? - дип сорамыйча булдыра алмадым.

-Дини нәселдән мин. Бабам Галәветдинне, дин әһеле булуда гаепләп, 1937 елда атканнар. Ветеринар булып эшләү белән беррәттән, авыл мулласы вазыйфаларын да башкарган ул. 1950 елда Дусай мәчетен сүткәндә әбием, аен алып калып, яшереп саклаган. Без шул айга реставрация ясап, йортыбыз түбәсенә куйдык. Кышларын мәчет буларак та файдаланыла бит безнең йорт,- дип җавап бирде Фәния абыстай. Янәшәдә генә мәһабәт мәчет бинасы калкып килә. Аны төзүгә дә үз өлешен кертә икән Җәләлиевлар гаиләсе.

Иманлы халык яши Өркештә. Авыл урамы буйлап барганда "Әссәләмүгаләйкем", "Вәгаләйкүмәссәлам" дип исәнләшүләрне ишетеп тә инандым мин моңа.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk