Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе республика спартакиасында катнашкан мәгариф хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды (+фото)

Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, турникта тартылды, аркан тартты. Спортның ун төре буенча ярышлар ике төркемдә: районда укучылар саны 3500гә кадәр һәм аннан артык булган командалар арасында барды. Безнең районда барлыгы 5580...

Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, турникта тартылды, аркан тартты. Спортның ун төре буенча ярышлар ике төркемдә: районда укучылар саны 3500гә кадәр һәм аннан артык булган командалар арасында барды. Безнең районда барлыгы 5580 бала белем алганлыктан, кукмаралылар Мамадыш, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән килгән көчле командалар белән көч сынашты.

Беренче төркемдә Актаныш командасы иң күп очколар яулап, беренче урынны алса, икенче төркем командалар арасында беренчелек Кукмара командасына бирелде. Ике командага да 500әр мең сумлык сертификат тапшырылды. Кукмара командасы яулаган призлы урыннар: чаңгы эстафетасы - 1 урын, аркан тартышу, волейбол - 2 урын, шахмат - 3 урын. Таһир Хафизов (өстәл теннисы), Айрат Шаһабиев (дартс) - 2 урын, Роберт Мансуров (VIP- узышу), Радик Давыдов (турникта күтәрелү) - 3урын.

Әлеге спартакиадада катнашкан районыбыз командасы вәкилләрен район җитәкчесе Сергей Димитриев кабул итте.

-Алга таба да спортны югары дәрәҗәдә тотарга, җәйге спартакиада вакытында да сынатмаска кирәк, - диде ул һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk