Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамазан ае нәтиҗәләре

Аллаһның олуг рәхмәте белән бик күп фазыйләтләргә ия булган дәвер - изге Рамазан ае тәмамланды. Шушы айны озатканда мөселманнар ике төрле хис кичерә. Беренчесе - шатлык, чөнки ураза тотучылар: "Раббыбызның әмерен үтәдек, Аллаһ фарыз иткән гамәлне кыла алдык", - дип сөенә. Икенчесе исә - сагыш: шундый саваплы да, күңелле дә,...

Аллаһның олуг рәхмәте белән бик күп фазыйләтләргә ия булган дәвер - изге Рамазан ае тәмамланды. Шушы айны озатканда мөселманнар ике төрле хис кичерә. Беренчесе - шатлык, чөнки ураза тотучылар: "Раббыбызның әмерен үтәдек, Аллаһ фарыз иткән гамәлне кыла алдык", - дип сөенә. Икенчесе исә - сагыш: шундый саваплы да, күңелле дә, җир йөзендә яшәүче барлык мөселманнарны берләштерүче фазыйләтле вакыт узып киткәч, ничектер сагындыра да, моңсуландыра да...

Рамазан ае тәмам. Хәзер инде безнең күңелләребездә киләсе елның Рамазан аен күрү өмете үсентесе калкып чыкты. Шуның белән бергә без быелгы уразага нәтиҗәләр дә ясыйбыз. Шушы изге чорда без нәрсәләргә ирештек, нәрсәләргә өйрәндек соң?

-Рамазан аенда без кеше белән Аллаһ арасында сер булып торган гыйбадәтне үтәдек. Намаз укуыңны яки садака бирүеңне кемдер белергә, күрергә мөмкин, ләкин кеше уразадамы-юкмы икәнен ул үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шунысы да мөһим: без ризык булмаганга түгел, ә Аллаһның олуг әмерен үтәгәнгә күрә ач тордык. Әйе, карыныбыз буш булды, ләкин күңелебез тулы иде: иман белән, Раббыбызга мәхәббәт белән, рухи азык белән...

-Ихлас мөэмин-мөселманнар уразаны ашказаны белән генә тотмады: күз-колаклар, кул-аяклар да, тел дә уразада булды. Бу җиңел идеме? Бер яктан караганда, җиңел, чөнки башка гыйбадәтләр, әйтик, намаз, хаҗ нәрсә дә булса эшләү белән бәйле булса, ураза гыйбадәтенең асылы, киресенчә, нәрсәдер эшләмәү белән бәйле. Икенче яктан исә җиңел булмагандыр: ураза тоту өчен кеше бит үзенең нәфесе белән "низагка керергә", нәфес теләгән нәрсәләрдән баш тартырга тиеш, ә нәфеснең ураза тотасы килми, аның кайчан тели - ашыйсы, нәрсә тели - шуны эшлисе килә. Рамазан ае безне нәфесебезгә хуҗа булырга өйрәтте.

-Рамазан аенда ураза тотучылар ризыкның һәм суның кадерен тагын бер кат исенә төшерде, Аллаһы Тәгалә безгә биреп торган нигъмәтләрнең кыйммәтен аңлады.

-Рамазан аенда ураза тотучылар мохтаҗ булганнарның, фәкыйрь-мескеннәрнең хәленә төшенде.

-Рамазан-шәриф ае - әһәмиятле сабырлык мәктәбедер. Шушы мәктәптә белем алучылар чын чыныгу алып, рухи мәгънәдә ныгыдылар, шайтан вәсвәсәләренә каршы торырга өйрәнделәр.

-Рамазан аенда мөселманнар күңелләрен генә түгел, тәннәрен дә савыктырдылар. Ай дәвамында ураза тотучыларның организмы чистарынды, тәндә җыелган шлаклар-пычраклардан арынды, ашказаны һәм тәннең башка органнары ял итте.

-Башка вакытта бер яхшы гамәлгә 10 савап язылган булса, Рамазан аенда юмарт Раббыбыз һәр изге-игелекле гамәлебезгә 700 (ниятебезгә карап, хәтта аннан артыграк та) савап язды. Ураза тотучылар һәр көнне 20 рәхагать тәравих намазы укыды. Айның ахыргы ун көнендә Аллаһы Тәгалә безне бер кичтә (сүз Кадер кичәсе турында бара) мең ай, ягъни 83 ел дәвамында кылынган гыйбадәтнең әҗере белән бүләкләде. Шулай итеп, мөселманнар бу айда бихисап әҗер-савапка ия булды.

-Рамазан ае - догалар кабул була торган вакыт. Шушы фазыйләтле чорда догалар кылып, без бик күп нигъмәт-бәрәкәткә ирештек.

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен, аның күркәм нәтиҗәләре файдасын бу дөньяда да, мәңгелек ахирәт тормышында да күрергә насыйп итсен.

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев