Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Поездны озатып калдык"... яки фәлсәфи уйланулар

    Сеңлемнең нәни улына поездларны якыннан күрсәтү өчен тимер юл янына юнәлдек беркөнне. Игеннәре җыелып, моңсулык иңгән басу юлы аша атлыйбыз. Баш түбәсен кояш кыздыра, түземлекне сынап, яныбызда кигәвеннәр бөтерелә. Тәмам азды быел канэчкеч бөҗәкләр. Шулчак аяк астында зур гына чикерткәне күреп алдык. Кызыл канатлы үзе, гәүдәсен чак күтәреп, бака сыман...

    Сеңлемнең нәни улына поездларны якыннан күрсәтү өчен тимер юл янына юнәлдек беркөнне. Игеннәре җыелып, моңсулык иңгән басу юлы аша атлыйбыз. Баш түбәсен кояш кыздыра, түземлекне сынап, яныбызда кигәвеннәр бөтерелә. Тәмам азды быел канэчкеч бөҗәкләр. Шулчак аяк астында зур гына чикерткәне күреп алдык. Кызыл канатлы үзе, гәүдәсен чак күтәреп, бака сыман сикерә. Саранча бугай. Куып җитеп, башмак белән бәрдек. Сөендек корткычны юк иткәнгә. Башкалары күренмәде, шөкер.

    Тимер юлның ике ягы буйлап утыртылган, халык телендә русчалатып "посадка" дип йөртелгән агачлыклар әллә кайчангы хатирәләрне яңарта. Шпаллар, авыр рельслардан сузылган юлны да "чуен юл" дип атый иде өлкән буын. Шушы юлдан читтәрәк, посадка тирәсендә, без җиләк, гөмбә, гөлҗимеш, юа, кузгалак, әче какы җыеп үстек, каен себеркесе әзерләдек. Җәй башында аллы-гөлле кыр чәчәкләре белән хозурландык. Кул болгап, поездларны озатып калу, машинистларның сызгыртып, ә пассажирларның елмаеп китүләре күңелгә шатлык өсти иде.

    Хәзер посадка шом уята. Үтеп чыга алмаслык куе булып үскән агачлар арасында корыганнары да байтак: озын бармакларын тырпайткан шүрәлеләр кебек өркетеп торалар, шунда ук ботак-сатаклар аунап-череп ята. Урман-чытырман дисәң, дөресрәк булыр. Янгыннан калган электр баганалары да күңелсез уйларга этәрә. Кайбер эчкәре урыннарда куркыныч әкияти фильм төшерерлек. Ә бит элеккеге елларда махсус бригада посадканы чистарту, агачларын кисеп сирәкләү белән шөгыльләнә иде. Агачлар утынга сатылды, әрәм-шәрәм ителмәде. Тимер юлның як-ягындагы җирләр, үләннәрен чабып алу өчен, үз хезмәткәрләренә бүлеп бирелде . Печән хәзерләү вакытында бу урыннарда чалгы чыңлавы яңгырый, халык "кайнап" тора иде. Хәзер мондагы сәер тынлыкны ара-тирә үткән поездларның гөрселдәве генә боза. Питрау көненнән соң кошлар сайравы да тынды бит. Билгә кадәр үскән үләннәр атларга ирек бирми, аяк астында ни барын күрә торган түгел. Сукаланган саклау полосасын да, поездлардан ташлап калдырылган чүп-чарны да үләннәр яшергән. Әмма тапталган эзләр бар! Кемнәрдер тимер юл тирәли тезелеп киткән чия агачлары янында йөргәннәр, чия җыйганнар. Уңышлары күп булганга охшаган: читтә бер-ике агачтан җыелмый калган, шуларга карап нәтиҗә ясавым. Ботакларны сыгылдырып торган эре, сусыл чияләргә кызыгып, берничәсен капкан идем, кичкә иреннәрем кызарып әчетә башлады. Поезд юлыннан таралган күпме зарарлы матдәләр сеңә бит аларга. Шундагы үләннәрне ерып йөри торгач, аякларга да "майлы" тузан кунды, мунчада чак юып бетердек.

    Реклама

    Әйе, үзгәргән посадка. Кыргый урманга әйләнеп бара. Чиялекләр дә юк иде элек. Безнең якларда очрамый торган бер агачның үсеп утыруын да күрдек. Ерымдагы чишмәгә төшә торган сукмак та югалган, якындагы әрәмәлектә бәреп чыккан чишмәгә дә барып җитә алмадык. Хәер, нәни малаебызга поездны якыннан күрсәтү иде бит ниятебез. Шактый көтә торгач, бер товар поезды узды, анысының да вагоннары совет заманыннан калган бугай. Бензин, цемент төялгән. Тагын да көтәргә сабырлыгыбыз калмады. Өебез тәрәзәсеннән караганда, поездлар күп йөри кебек үзе. Пассажирларны йөртү күләме үзгәрдеме икән - анысын белмим, ә менә тимер юллар аша йөк ташу кимегән, ахры. Куәтле машиналар - фуралар белән алып кайталар бит хәзер товарны. Алай уңайлырак та, арзангарак та төшәдер әле.

    Үзгәрде дөнья. Табигать тә калышмый. Әмма, яшеллеккә зыян китермичә генә, поезд юллары буендагы агачлыкларны чистартуны хәзер дә оештырып буладыр. Берничә ел элек "Чиста шәһәр" оешмасы көчләре белән Кукмара поселогы белән Зур Кукмара авылы арасындагы посадка сирәкләндерелде бит. Быел да мәктәп укучыларының булышлыгы белән "ялт" иттереп куйганнар. Тимер юллар хуҗалыгын бу мәсьәлә кызыксындырмый, күрәсең.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: