Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поч.Кучук авылында 8 районның ЗАГС хезмәткәрләре көч сынашты (фотолар)

Районыбызның Поч.Кучук авылы мәдәният йортында "Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы" дигән республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Кукмара, Әтнә, Балтач, Арча, Питрәч, Саба, Мамадыш, Теләче районнарыннан килгән конкурсантлар көч сынашты. Өйләнешүче парларны теркәү вәкаләте хәзер авыл җирлекләренә дә бирелгән. Шуның өчен катнашучылар арасында шәһәр һәм...

Районыбызның Поч.Кучук авылы мәдәният йортында "Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы" дигән республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Кукмара, Әтнә, Балтач, Арча, Питрәч, Саба, Мамадыш, Теләче районнарыннан килгән конкурсантлар көч сынашты. Өйләнешүче парларны теркәү вәкаләте хәзер авыл җирлекләренә дә бирелгән. Шуның өчен катнашучылар арасында шәһәр һәм район үзәкләрендә эшләүчеләр генә түгел, авыл җирлекләреннән килүчеләр дә бар иде.

Бәйгедә катнашучыларны республика ЗАГС идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урныбасары Рузалия Галиевалар котлады. Жюри вәкилләре арасында күп еллар район ЗАГС бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлсинур апа Аксанова һәм район Мәдәният йорты хезмәткәре, режиссер Рамил Сәләхетдинов та бар иде.

Катнашучылар арасында барган киеренке көрәштән соң җиңүчеләр билгеләнде. 1 урынны - Мамадыш, 2 урынны - Арча, 3 урынны Сабадан килүчеләр алды. Кукмара, Балтач, Әтнә, Питрәч, Теләче кызларына катнашучы дипломы тапшырылды. Кунакларны каршылап, аларга үзләренең матур чыгышларын бүләк иткән, мари халкының традицияләрен саклаучы "Кна Вел" ансамбленә (җитәкчесе Леонид Искаков) ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

"Сылу кызлар" төркеме кызларының җырлары, "Кна Вел" ансамбленең чыгышы бәйгегә тагын да ямь, күтәренке кәеф өстәде.

Алсу Сәләхетдинова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев