Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Пенсия белән тәэмин ителү вариантлары

    2015 елда пенсия өлкәсендә яңадан реформа көтелә диләр. Бу чыннан шулаймы һәм ул ничек булачак, шул турыда аңлатуын сорап, районның Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур Сабитовага мөрәҗәгать иттек. -Булачак пенсиянең нигезе булып бүген эш бирүченең яки шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына күчергән взнослары тора. Иминият взнослары ай саен 22 процент күләмендә...

    2015 елда пенсия өлкәсендә яңадан реформа көтелә диләр. Бу чыннан шулаймы һәм ул ничек булачак, шул турыда аңлатуын сорап, районның Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур Сабитовага мөрәҗәгать иттек.

    -Булачак пенсиянең нигезе булып бүген эш бирүченең яки шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына күчергән взнослары тора. Иминият взнослары ай саен 22 процент күләмендә күчереп барылырга тиеш. Взнос алына торган хезмәт хакының еллык күләме - 624 мең сум. Шуннан да зуррак хезмәт хакыннан взнослар алынмый. Бүген пенсия ике: иминият һәм тупланма өлештән тора. Пенсия бер өлештән генә, ягъни иминият өлешеннән, яки 2 өлештән - иминият һәм тупланма өлештән торачагын киләчәктә кеше үзе хәл итә. 1967 елгы һәм аннан яшьрәк кешеләр 2014-2015 елларда пенсиянең тупланма өлеше кирәкме-юкмы - шуны хәл итеп, бу турыда Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Шуннан чыгып, Пенсия фондына күчкән акчалар һәр кешенең шәхси счетына түбәндәгечә урнаша.

    1нче вариант: иминият өлеше генә калса, 22 процент взносның 16 проценты иминият өлешенә, 6 проценты база өлешенә китә дип, укучыларга аңлаешлы булсын өчен әйтәм. Дөресрәге, ул "фиксированная выплата" дип атала.

    2нче вариант: иминият һәм тупланма өлеше дә булса: 22 процент взносның 10 проценты иминият өлешенә, 6 проценты тупланма өлешенә һәм калган 6 проценты база өлешенә кигә. Тупланма өлештән гариза язмыйча да һәм гариза язып та баш тартып була.

    Әгәр сез беркайчан да идарәче компанияләрне, шул исәптән дәүләтнеке булган "Внешэкономбанк"ны сайлап гариза язмагансыз икән һәм 2015 ел беткәнче гариза кертмәсәгез дә, сезнең пенсиянең тупланма өлеше ясалмый.

    Реклама

    Әгәр иминиятләнгән зат кайчан да булса өстә әйтелгән гаризаны язып, ул канәгатьләндерелгән булса, бу очракта тупланма өлештән баш тарту өчен Пенсия фонды идарәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә килеп гариза язарга кирәк була. Ул вакытта кергән иминият взносы (16 процент) пенсиянең иминият өлешенә китә һәм ул пенсия артканда арта.

    Тупланма өлешне булдырам дисәң, шулай ук гариза язып һәм гариза язмыйча эшләп була. Беренчесе: әгәр кеше беркайчан идарәче компанияне һәм дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайлап гариза бирмәгән икән, аңа Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза бирергә кирәк.

    Икенче юл: әгәр кеше бер тапкыр андый гариза язган икән, бу вакытта беркая да барасы түгел, шул гариза җитә. Тупланма өлешкә взнослар күчү дәвам итә дигән сүз.

    Тупланма өлештән баш тарткан очракта, элек тупланган акчалар беркая да китми, алар инвестироваться ителә (эшкә җигелә), килгән табыш шәхси счетта туплана. Кеше пенсия яшенә җиткәч, бу акчалар турында белешмә Россия Пенсия фондыннан соратып алына һәм пенсиягә өстәлә.

    Булачак пенсионерларга теләгем шул: пенсия мәсьәләсендә битараф булу хупланмый, кеше үзенең киләчәге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шул вакытта гына картлык тәэмин ителгән һәм тыныч булыр.

    фото: http://bdsm_smile_cry.livejournal.com/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: