Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Орлык сатып алу –җаваплы эш

Бакча эшләренә әзерләнеп, орлык запасларыгызны барлыйсыздыр. Төрле культураларның тишелүгә сәләтле срогы төрлечә булуын истә тотыгыз. Әйтик, суган, әнис, петрушка, кузгалак, баклажан орлыклары - 1-2 ел, әче торма, редис, төсле һәм кәчәнле кәбестә, шалкан, кишер орлыклары - 3-4, чөгендер, карбыз, кабак, борыч, кыяр -4-5, борчак, кукуруз -5-7 ел, помидор - 7-9,...

Бакча эшләренә әзерләнеп, орлык запасларыгызны барлыйсыздыр. Төрле культураларның тишелүгә сәләтле срогы төрлечә булуын истә тотыгыз. Әйтик, суган, әнис, петрушка, кузгалак, баклажан орлыклары - 1-2 ел, әче торма, редис, төсле һәм кәчәнле кәбестә, шалкан, кишер орлыклары - 3-4, чөгендер, карбыз, кабак, борыч, кыяр -4-5, борчак, кукуруз -5-7 ел, помидор - 7-9, ногыт борчагы, фасоль, кавын - 9-10 ел буе яшәү сәләтен саклыйлар. Әмма хәзер күпчелек халык орлыкларны үзе әзерләми, сатып алуны хуп күрә. Кызыктыргыч рәсемле пакетларда начар сыйфатлы орлыклар да булырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алганда игътибарлы булыгыз, орлык пакетларындагы язуларны җентекләп карагыз. Анда оешма исеме, адресы, яшелчә һәм сорт исеме, категория, партия номеры, авырлыгы(граммнарда) яки пакеттагы орлыклар саны, орлыкларны сату срогы күрсәтелергә тиеш. Әгәр срогы чыккан икән, тишелү көчен дә югалткан дигән сүз, дип кисәтә безне "Россельхознадзор"идарәсенең дәүләт инспекторы Рәфкат Галимуллин.

Сатучыда орлыкларның һәр партиясенә сортын һәм утырту(чәчү) сыйфатларын раслаучы документлар булырга тиеш. Әгәр сездә орлыкларның сыйфатына карата шик туа икән, сатучыдан әлеге тишелү сыйфаты процентларда күрсәтелгән таныклыкны сорап алыгыз Яңа сортны сатып алу алдыннан аның дәүләт реестрына кергәнлеген белешегез. Югыйсә, уңышсыз калуыгыз бар.

Гибридлар(пакетларында F 1 билгесе була) сатып алырга уйлыйсыз икән, сортларга караганда аларның уңышны 1,5- 2 тапкыр күбрәк бирүен истә тотыгыз. Сортларга караганда алар тизрәк үсәләр, авыруларга һәм начар һава шартларына бирешмиләр, уңышының матур һәм тәмле булулары белән аерылып торалар, әмма алар бу сыйфатларын киләсе буыннарда сакламыйлар. Димәк,орлыкларын үзегез ясый алмыйсыз, ел саен сатып алырга кирәк булачак. Алда әйтелгән документлардан башка орлык сату фактлары турында яки сатып алган орлыклар шик тудырса( билгесез корткычлар, чүп үләннәре орлыклары һәм башкалар), "Россельхознадзор"ның Кукмарадагы бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Телефоны 2-94-84.

фото: http://www.liveinternet.ru/users/vikulija/quotes/page17.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk