Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыяз мәктәбе укучылары олы йөрәкле хәйрияче Әсгать Галимҗановның каберен зиярәт кылдылар (+Фотолар)

Олыяз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Илүсә Фәләхова белән берлектә, Казанга экскурсиягә барып кайттылар. -Хәйрияче Әсгать Галимҗанов белән 2010 елда очрашкан, аны үзебезнең мәктәпкә очрашуга чакырган идек. Әмма безгә Әсгать абыйны үзебезнең мәктәптә күрү насыйп булмады, ул бакыйлыкка күчте. Без күптән түгел генә укучылар белән бергә Казанның татар зиратында...

Олыяз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Илүсә Фәләхова белән берлектә, Казанга экскурсиягә барып кайттылар.

-Хәйрияче Әсгать Галимҗанов белән 2010 елда очрашкан, аны үзебезнең мәктәпкә очрашуга чакырган идек. Әмма безгә Әсгать абыйны үзебезнең мәктәптә күрү насыйп булмады, ул бакыйлыкка күчте. Без күптән түгел генә укучылар белән бергә Казанның татар зиратында булып, аның каберен зиярәт кылдык. Шулай ук без Кремльдә Әсгать абыйның һәйкәле янында да аның рухына дога калдык, Кол Шәриф мәчетендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган мемориаль-музей комплексында булып, Михаил Черепанов белән очраштык, эрмитажда булдык. Сәяхәт укучыларның күңелендә озак сакланыр. Безгә автобус биргән боз сарае җитәкчелегенә, шофер Ленар Хөрәмшинга, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип хәбәр итте Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев. - Әсгать абый Галимҗанов кебек бөек шәхесләр онытылмаска, без алар үрнәгендә укучыларны тәрбияләргә тиешбез.

Гомәр Хаҗиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk