Олыяз мәктәбе укучылары Казандагы Татарстан милли музеенда булдылар (фото)
Олыяз мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Казандагы Татарстан милли музееенда булып, Австралиядә яшәүче, нәсел тамырлары Татарстанга тоташкан татар гаиләсе Вәлиевларның күргәзмәгә куелган шәхси коллекциясе белән танышып кайттылар.
Музейга әбисе һәм әнисеннән калган тәсбих, сөлге, намазлыклар, чаршау, кашага кебек кадерле ядкарьләрне талантлы рәссам һәм язучы Сафия Вәлиева тапшырган. Халкыбызның тарихы белән бәйле булган коллекцияне укучылар кызыксынып карады.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, Гомәр ХӘЗИЕВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев