Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нормабашта кече авыл бәйрәме узды (+фото)

Җыенны имам Рафис хәзрәт Гыйльмуллин, авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевлар ачып җибәрде. Бәйрәм җыр-биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. "Авылның иң чиста йорты"номинациясендә җиңүчеләр Әлфия һәм Шамил Закировлар гаиләсенә, авылның иң өлкән кешеләре, хезмәт ветераннары - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Билалетдин ага Җамалиев, Зәйтүнә апа Мөгыйнова, Хаҗәр апа...

Җыенны имам Рафис хәзрәт Гыйльмуллин, авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевлар ачып җибәрде. Бәйрәм җыр-биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. "Авылның иң чиста йорты"номинациясендә җиңүчеләр Әлфия һәм Шамил Закировлар гаиләсенә, авылның иң өлкән кешеләре, хезмәт ветераннары - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Билалетдин ага Җамалиев, Зәйтүнә апа Мөгыйнова, Хаҗәр апа Димиева, Мәсгуть абый Миннебаевларга, оста куллы Хәлимулла абый Фәйзриевка, терлекчеләргә, читтән килеп төпләнүче гаиләләр - Альбина һәм Тәлгать зиннәтуллиннар, Илүзә һәм Алексей Гыйләҗевлар, Гөлнур һәм Айнур Айсиннар, Миләүшә һәм Айнур Галимҗановлар, Байлангар мәктәбенә йөреп укучылар, студентлар, балалар бакчасына йөрүчеләр, яңа туган сабыйларның әти-әниләре - барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Бу көнне ике казанда пылау пеште, самоварлар кайнап торды. Авыл кешеләре күпсанлы иганәчеләргә, бәйрәмне оештыручылар Ринат Ганиев һәм Рәшит Миннегалиев, авыл клубы мөдире Вәфирә Фәйзриеваларга рәхмәтләр әйтеп таң алдыннан гына таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk