Мин ничек балыкчы булдым!
"Мине дә балыкка ал инде!" - дип, абыемны үгетли торгач, 7 яшьлек энемне ияртеп, беркөнне кич Уразай буасына юл тоттык. Җизниләр гаиләсе мине балыкка сугышка киткән кебек озатып калды. Бер төенчек ашау-эчү, җылы киемнәр, яңгыр яуса дип кулчатыр, резин сапоги, хәтта җылы одеял да биреп җибәрделәр. Балыкка баруым беренче тапкыр...
"Мине дә балыкка ал инде!" - дип, абыемны үгетли торгач, 7 яшьлек энемне ияртеп, беркөнне кич Уразай буасына юл тоттык.
Җизниләр гаиләсе мине балыкка сугышка киткән кебек озатып калды. Бер төенчек ашау-эчү, җылы киемнәр, яңгыр яуса дип кулчатыр, резин сапоги, хәтта җылы одеял да биреп җибәрделәр. Балыкка баруым беренче тапкыр булса да, фанат-балыкчы дусларым күп минем. Кайберләре хәтта эштән өйләренә кайтмыйча, туры балыкка китәләр. Аннан таң белән өйләренә сугылып, кире эшкә баралар. Кайчан йоклыйлардыр, анысын белмим. Хатыннары гына аптырый: җәен-кышын нәрсә калган ул су буенда?
Ә Уразай белән Сәрдекбаш авыллары арасында урнашкан гаҗәеп сулык безне акчарлаклары, җиләс һавасы һәм яр буйлап тезелгән балыкчылары белән каршы алды. Бу буаның тирәнлеге - 5-9, озынлыгы - 750, киңлеге - 80 метр. Абау, бер балыкка бер кеше түгелме соң монда?!
-Балыкны туганнан бирле тотам бугай. Бала чакта кул белән таш арасыннан чүпли идек. 12 яшьтә беренче кармак алып бирделәр, - ди Түбән Чура авылыннан 46 яшьлек Вәли абый (үзләре соравы буенча балыкчыларның исемнәре үзгәртелде. - автор). - Тагын яшь вакытта тал арасыннан кызылканат, чабак тотарга яраттым. Беркөнне Казаннан иптәшләр кайтып балык тотуымны видеога төшереп киттеләр. Балыкчы Вәли турында видеоролик эшләмәкчеләр икән.
-Балык тоту нәрсә бирә соң? - дидем, суга кармак ыргытканда.
-Азарт! Балык тотарга бер өйрәнсәң, шуннан башка яши алмыйсың. Өйдәге эшне дә уйламыйсың, бөтен гамь балыкка күчә. Ну, балык эләкмәсә - өйдә эләгә инде... Алай дисәң, бервакыт кармакка 3 килолы карп капты. Тегене чыгарам дип, үзем дә суга чумганмын. Кармак ике җирдән сынып чыккан. Беләсезме, балыктан кайткач, су буенда утырулар төшләргә кереп йөдәтә. Әмма балык һава басымы 750не күрсәтсә генә эләгә. Ничә тапкыр сынаганым бар.
-Сезнеңчә, хатын-кыз балыкчы була аламы?
-Беркөнне Чура сулыгына менгән идек, шаккаттым, хатын-кызлар балык тотып утыра. Ирләрдән кимен куймыйлар, бөтен экипировкалары бар. "Эштән бушагач, күңел бушатырга төшәбез", - диләр.
Дөрес, башта балык тотуның бөтен рәхәтен аңлап бетермәдем. Әмма чынлап та ял итеп була икән монда: саф һава, берөзлексез кошлар сайрый, бакалар кычкыра, ярның икенче ягында бала-чаганың шау-гөр килеп су коенуы, су шаулавы... Шулай хозурланып торганда янга өч балыкчы килеп басты. Һәрберсендә өчәр кармак. Болар Сабадан ук килгән Шамил, Марат, Артурлар икән.
-Нишләп безне хатын-кызлар аңламый икән? Без бит балыкка гаиләдән, өй мәшәкатеннән ял итәргә киләбез! Тыныч монда, баш мие бөтен проблемадан чистарып кайта. Бер көн балык тоту - өйдәге өч көн ялны алмаштыра. Хатыннарыбыз эш күп, вакыт юк, диләр. Чөнки алар ял итә белмиләр. Балыкка бер өйрәнсәләр, үзләре үк кайчан барабыз дип торырлар иде. Алайса, балык тоталмый кайтсаң: "Ярты көн кайда йөрдең?" - дип бәйләнәләр, - дип сөйләде егетләр.
Артурның балыкчы булып китүенә быел 20 ел тулган. Аны 7 яшендә әтисе кулына кармак тотарга өйрәткән. Ә Шамил әлегә "студент", балыкка беренче тапкыр килүе. Аның каравы, кичке сәгать 6 белән 12 арасында без бер чиртүне көтеп, әлсерәп утырганда ул инде 14 ташбаш тоткан иде.
-Хәзер балыклар суалчанга килми, кукуруз, пешкән бәрәңге яраталар. Кармакны гел баскан көеп тотып тормас өчен, талдан рогатка ясадым. Алай-болай йокыга китсәм дип, кармак таягы очына кыңгырау куйдым. Чылтыраса - су астында балык капкан дигән сүз. Калкавыч тирәсенә балыкларны үзенә тартып торучы тәмләткечләр сибәм. Төн җиткәч, уты яна торган калкавычка алмаштырам. Тик балык тотарга килгәч, иң элек чебен-черкигә каршы агу сиптерергә онытмагыз. Югыйсә, үзең корбан булуың бар, - дип сөйләде мине үзе белән иярткән Сазтамак авылыннан Мәхмүт җизни.
Балык эләгүнең иң әйбәт вакыты иртәнге сәгать өчтә, дигәннәр иде. Безгә исә бәхет төнге сәгать бердән соң елмайды. Күктә ай тулгангамы, балыклар су өстендә сикерешә башлады. Тагын бу вакытта күл буенда бертөрле шомлы, серле тынлык урнаша икән. Хәтта үзара пышылдап сөйләшү, аяк атлаулар да яңгырап тора. Ә балык эләккән саен янымдагы балыкчылар күккә сикерделәр. Шул вакытта гына үземне бераз сәеррәк хис иттем үзе... Әмма балык тоту болай бик ошады. Бер-бер артлы 4 табан балык эләкте безгә. 9 сәгать сагалап торганнан соң, бу - бик зур табыш, диеште егетләр. Артур - 4, Шамил - 2, Марат - сынган кармак белән кайтып китте. Аңа бу төндә иң зур балык эләгәсе булган ахры, тик шуны тартып чыгарам дигәндә, кармагы урталай сынган...
Әйе, дөнья мәшәкатьләре, эш, вакыт җитмәү безне хәзер яныбызда булган рәхәтлектән - табигатьтән мәхрүм итә. Без хәтта су буенда төн йокысын калдырып утыручы балыкчыларны да аңламый башладык. Югыйсә, бер төн эчендә мин дә аннан рухи көч, бер атналык энергия җыеп кайттым. Интернет, телевидение, техника заманында кешеләргә бүген нәкъ шулар - чын хисләр һәм табигать җитми...
Добойка. Балыкчылар өйрәткән рецепт. Инеш балыгыннан кәтлит: ике тапкыр иттарткыч аша үткәрелгән ярты кило балыкка 2 йомырка, 1 стакан бүрттерелгән дөге, тәменчә тоз һәм борыч салып тугларга. Кәтлит рәвешенә китереп икеяклап кыздырырга.
Сүз уңаеннан. Дөньядагы иң зур балык - океаннарда йөзүче кит акуласы: озынлыгы - 15 метр, авырлыгы - 12 тонна. Иң кечкенә балык - Филипин күлләре вәкиле - бычок пандака: озынлыгы - 7 миллиметр, авырлыгы - 4 миллиграмм.
Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев