Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү цехларында экскурсиядә булдылар

Таң атып көн туды исә, безнең һәркайсыбызга ипи кирәк була. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Без балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәкккә сак караш тәрбияләү өстендә эшлибез, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштырабыз. "Йөз кат ишеткәнче, бер...

Таң атып көн туды исә, безнең һәркайсыбызга ипи кирәк була. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Без балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәкккә сак караш тәрбияләү өстендә эшлибез, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштырабыз. "Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрү яхшырак", - ди халык мәкале. Шуны истә тотып, без "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары белән Кукмара кулланучылар җәмгыятенең икмәк-азык комбинатына юл тоттык. Безнең бакчага һәр көнне ипи шушы икмәк комбинатыннан килә. Монда безне ачык йөз белән, бик җылы каршы алдылар. Комбинат эшчеләре балаларны үз эшләре белән бик теләп таныштырдылар. Икмәк-азык комбинатында камырдан күптөрле продукция җитештерелә икән. Балалар оннан зур казаннарда камырның ничек болгатылуын, аннан тәмле ризыклар әзерләнүен күзәттеләр. Тәмле пирог, кекслар, кызарып пешкән икмәкнең мичтән чыгуы балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар комбинатның лимонад җитештерү цехында булып, анда үзләре яраткан тәмле суның ничек җитештерелүен күрделәр. Икмәк-азык комбинатыннан безне, күчтәнәчләр биреп, җылы итеп озатып калдылар. Без зур кәнәгатьләнү хисләре кичереп, комбинатның җитәкчелегенә, аның хезмәткәрләренә зур рәхмәтле булып, исән-сау эшләүләрен теләп саубуллаштык.

Балаларны бакчабызга якын гына урнашкан "Рамазан икмәге" оешмасындагы хезмәт белән дә таныштырасыбыз килде. Күп уйлап тормыйча, икенче көнне сәяхәтебезне шушы икмәк пешерү цехында дәвам иттек. Рамазан әфәнде шәхсән үзе безне ишек төбеннән каршы алып, цехлар буенча йөртте, үзләренең икмәк пешерү җиһазлары белән таныштырды. Без иң беренче шуңа игътибар иттек: цехлар бик якты, чиста, заманча җиһазландырылган. Монда бар эш автоматлаштырылган. Без балалар белән шаккатып карап йөрдек: оннан нинди генә төр икмәк продукцияләре җитештерелми икән монда! Рамазан Юнысов, үзләрендә пешерелгән ризыклардан күчтәнәч ясап, балаларны сөендерде.

Кем белә, бәлки бу балалар үсеп җиткәч, үзләренең тормышларын шушы икмәк пешерү цехларында дәвам итәрләр. Кем генә булсалар да, алар тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын тапсыннар, иң мөһиме хезмәтне яратсыннар иде. Безнең иң зур максатыбыз, балаларга теләгебез шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев