Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Локман Хәкимнең үз улына биргән киңәшләре

Локман Хәким - Коръәндә искә алына торган хикмәт иясе. Аның хикмәтләрендә кешелек дөньясына зур файда китергән, үз эченә бөек тирән мәгънәне алган һәм югары әхлак нурын бөркеп торган фикерләр чагыла. Аның нәсыйхәтләре Адәм баласын үзенең Раббысы белән тоташтыра, яшәешнең төп максаты турында искәртә... Астагы мисалларда Локман Хәкимнең үз улына биргән...

- Йә улым! Бу дөнья - паром кебек: син монда мәңге яшим дип яшәмә, ә шул паром белән икенче дөньяга күчә барам дип уйла.

- Йә улым! Аллаһтан курка торган тәкъва кешеләр белән булырга тырыш, чөнки аларның изгелеге сиңа файда китерәчәк, һәм алар өстенә төшкән Аллаһ рәхмәте сине дә каплап алырга мөмкин. Йә улым! Явыз, гөнаһлы кешеләрдән читләшергә тырыш, чөнки алар янында торудан сиңа бер файда да булмаячак, ә аларга җибәрелгән җәза сиңа да ирешергә мөмкин.

- Йә улым! Чиста, тәкъва булган йөрәк белән телдән дә яхшырак нәрсә юк. Йә улым! Бозык, пычрак булган йөрәк белән телдән дә начаррак нәрсә юк.

- Йә улым! Сәламәтлектән дә яхшырак байлык юк! Риза булудан да яхшырак нигъмәт юк!

- Йә улым! Баллы булма, юкса сине "йотачаклар", һәм ачы булма, юкса сине "төкереп ташларлар".

- Йә улым! Дөрестән дә, кеше өч өлештән тора: бер өлеше - Аллаһ өчен, икенче өлеше - үзе өчен, ә өченче өлеше - кортлар өчен. Аллаһ өчен булган өлеш ул - кешенең җаны, үзе өчен булганы - аның гамәлләре, кортлар өчен исә - аның тәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев