Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк

Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган.

Һәлак булган Росгвардия ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко хәбәр итте.

Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган. Денис 15 мартта Мәскәүдә туган. 2006 елның мартыннан Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш төрле бүлекчәләрендә хезмәт иткән.

2013 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә хезмәт итүен дәвам итәргә командировкага җибәрелгән булган.

Денисның хатыны һәм өч улы калган. Улларының зурысына - 7, кечесенә өченче яшь киткән булган.

"Егет компаниянең җаны иде, күңелле кеше. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады, җырлый иде. Милли гвардия гаскәрләре көнендә җыр башкарды ул. Күңелгә якын һәм патриотик җырларны яратып җырлый иде", - дип сөйләде "Татар-информ"га Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко.

Якын арада прапорщик Денис Иванченко дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

"Татар-информ"га Игорь Силко хәбәр итүенчә, Денис гаиләсенә матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X