Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар "Сәләт" дигән россиякүләм конкурста катнашты

Казанда балалар музыка, сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендәге һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында "Сәләт" ("Призвание") дип аталган I россиякүләм конкурс үткәрелде.

Әлеге конкурсны Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры Венера Ганеева оештырды. Конкурста балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Сафина I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Ә сәнгать мәктәбе директоры Регина Вәккасовага үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдәге зур өлеше өчен оештыручылардан Рәхмәт хаты тапшырылды.

Диләрә Хәйдәрҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев